Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дә җаваплылыкка тартылырга мөмкин

Законда үзгәрешләр Озакламый Республика авыл хуҗалыгы тармагында язгы кыр эшләре башланып китәчәк. Соңгы елларда кайбер хуҗалык җитәкчеләре, аграномнар басуларны корыган үсемлек калдыкларыннан, салам, печән чүпләреннән, камылдан чистартуның экономик яктан "чыгымсыз" ысулын куллана башладылар-бу мондый басуларны яндыру. Кешеләр арасында шундый ышану бар-басуларда пожардан соң көл кала һәм ул яшь үсемлекләрнең үсешен...

Законда үзгәрешләр

Озакламый Республика авыл хуҗалыгы тармагында язгы кыр эшләре башланып китәчәк. Соңгы елларда кайбер хуҗалык җитәкчеләре, аграномнар басуларны корыган үсемлек калдыкларыннан, салам, печән чүпләреннән, камылдан чистартуның экономик яктан "чыгымсыз" ысулын куллана башладылар-бу мондый басуларны яндыру.

Кешеләр арасында шундый ышану бар-басуларда пожардан соң көл кала һәм ул яшь үсемлекләрнең үсешен тизләтә ә чынлыкта исә ярымтаркалган үсемлек калдыклары яна һәм туфракның булачак гумус катламы юкка чыга. Нәтиҗәдә бу участокның уңдырышлыгы кими, туфрак ярлылана. Икенче яктан контрольдән чыккан бу янгыннар торк пунктларга, экономика объектларына, кешеләрнең сәләмәтлегенә зур зыян салырга сәләтле.

2015 елның ахырында Россия хөкүмәте пожарга каршы көрәшү кагыйдәләренә өстәмәләр кертте. Хәзер коры печәнле басуларны, камылларны, басулардагы салам, печән калдыкларын яндыру, учаклар ягу тыела, бу кагыйдәләрне бозучылар закон нигезендә җаваплылыкка тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев