Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дә катнаша

"Созвездие-Йолдызлык" суперфиналында 4500 яшь талант катнашачак 11 апрельдә Казанда уналтынчы тапкыр «Созвездие-Йолдызлык» Республика телевизион яшьләр эстрада фестиваленең суперфиналы башланачак. Ел саен 5 яшьтән 21 яшькәчә талантлар арасында вокал (соло һәм ансамбль), хореография һәм нәфис сүз номинацияләрендә үткәрелүче «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә быел февраль-март айларында Татарстанның ун районында оештырылган сайлап алу турларында катнашучылар...

"Созвездие-Йолдызлык" суперфиналында 4500 яшь талант катнашачак 11 апрельдә Казанда уналтынчы тапкыр «Созвездие-Йолдызлык» Республика телевизион яшьләр эстрада фестиваленең суперфиналы башланачак.

Ел саен 5 яшьтән 21 яшькәчә талантлар арасында вокал (соло һәм ансамбль), хореография һәм нәфис сүз номинацияләрендә үткәрелүче «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә быел февраль-март айларында Татарстанның ун районында оештырылган сайлап алу турларында катнашучылар саны 22 меңгә җитте. 11-15 апрельдә Казанның «Уникс» концертлар залында булачак суперфиналда 4500 яшь башкаручы чыгыш ясаячак.

Жюрины традиция буенча, Казан дәүләт консерваториясе профессоры, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина җитәкли. Шулай ук жюрига «1 канал»ның музыкаль тапшырулар баш режиссеры Марина Полтева, ГИТИСның эстрада сәнгате кафедрасы мөдире Михаил Борисов (һ.б.) кергән. Суперфиналга Мәскәү, Әстерхан, Уфа, Ульяновск калаларыннан иҗади коллективлар кунак буларак чакырылган. Гала-концерт 15 апрельдә «Уникс»та, 23 апрельдә «Пирамида» сәхнәсендә узачак.

Әлеге фестивальдә Безнең Әтнә йолдызчыклары да катнашачак. "Алчәчәк" бию төркеменә зур өметләр баглыйбыз һәм уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев