Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дә катнаша ала

ТР Мәдәният министрлыгы "Татар халкының этнографик мозаикасы" фотоконкурсы үткәрә. Анда катнашыр өчен анкета-гариза һәм фотолар 1 сентябрьгә кадәр РФ территориясендә яшәүче 18 яше тулганнардан кабул ителә.Бәйге "Татар халкының милли бердәйлеген саклау" дәүләт программасы кысаларында оештырыла һәм милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне популярлаштыруга юнәлтелә. Конкурсның төп максаты - татар халкының мәдәни мирасын үстерү,...

ТР Мәдәният министрлыгы "Татар халкының этнографик мозаикасы" фотоконкурсы үткәрә. Анда катнашыр өчен анкета-гариза һәм фотолар 1 сентябрьгә кадәр РФ территориясендә яшәүче 18 яше тулганнардан кабул ителә.Бәйге "Татар халкының милли бердәйлеген саклау" дәүләт программасы кысаларында оештырыла һәм милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне популярлаштыруга юнәлтелә. Конкурсның төп максаты - татар халкының мәдәни мирасын үстерү, саклау һәм популярлаштыруда фотографиянең әһәмиятен һәм өлешен арттыру.

Фотолар 3 номинация буенча кабул ителә: "Халык кул эшләре сәнгате", "Традицияләр һәм йолалар", "Портрет". Аларны Ilnaz.Gazizov@tatar.ru, R.Korchagina@tatar.ru электрон адресларына яки ТР Мәдәният министрлыгына (Казан ш., Пушкин ур., 66/33) юлларга мөмкин. Бәйгедә катнашучы һәр номинация буенча күп дигәндә 3 эш яки 5 фотодан торган серия тәкъдим итә ала.

Конкурска йомгак 1 октябрьгә кадәр ясала, диелә ТР Мәдәният министрлыгы матубгат хезмәте хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев