Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дә кайгы уртаклаша

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор һəм виртуоз музыкант (баян) Марс Макаров вафат булды. Композиторның Америкада яшәүче кызы Иделия интернет челтәрендә болай дип язган: "Минем әтием... талантлы композитор... баянчы... язучы... изге күңелле кеше якты дөньядан китеп барды... Әтием, җаның җәннәттә булсын!" Марс Андрей улы Макаров 1939 елның 28 октябрендә ТАССР Билəр...

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор һəм виртуоз музыкант (баян) Марс Макаров вафат булды.

Композиторның Америкада яшәүче кызы Иделия интернет челтәрендә болай дип язган: "Минем әтием... талантлы композитор... баянчы... язучы... изге күңелле кеше якты дөньядан китеп барды... Әтием, җаның җәннәттә булсын!"

Марс Андрей улы Макаров 1939 елның 28 октябрендә ТАССР Билəр районы (хəзерге Нурлат районы) Чурабатыр авылында туган. 1953 елда гаилəсе Казанга күченә. Студент вакытта ук баян өчен аранжировкалар, җырлар яза башлый. Концерт репертуарында халык көйләрен, татар композиторларының инструменталь әсәрләрен баян өчен эшкәрткән. 200 дән артык җыр, романс авторы. Иң беренче язган җыры - «Киек казлар» (1964, Хəсəн Туфан сүзлəре). Марс Макаров үзе дə шигырьлəр язуга һəвəс иде. Ркаил Зəйдулланың: «Шигырьлəрне композитор, моң иясе язганы күренеп тора - алар төзек ритм белəн язылган, үз аһəңнəре бар. Теле саф, чишмə кебек челтерəп тора. Иң мөһиме - шигырьлəр ясалма түгел, көчəнеп язылмаганнар. Алар самими, ихлас», - дип әйткән сүзләре бар. Марс абыйның туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын! Композитор белән хушлашу иртәгә булачак. Ул Арча зиратында җирләнәчәк.

Әтнәләр өчен дә бу зур югалту, композиторның туганнарының кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев