Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дә Корбан Гаетен каршы алырга әзерләнәләр

24 сентябрь, пәнҗешәмбе көнне Корбан Гаетен бәйрәм итәбез. Бу хакта район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев белән сөйләштек. - Бәйрәм көнне иртәнге намазны 4тә укыйбыз. Аннан соң Коръән укыла, бәйрәм вәгазе сөйләнә һәм ул Корбан намазына барып тоташа. Бәйрәм намазын иртәнге сәгать 6да укыйбыз, - диде ул. Гает намазыннан соң корбан...

24 сентябрь, пәнҗешәмбе көнне Корбан Гаетен бәйрәм итәбез.

Бу хакта район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев белән сөйләштек.

- Бәйрәм көнне иртәнге намазны 4тә укыйбыз. Аннан соң Коръән укыла, бәйрәм вәгазе сөйләнә һәм ул Корбан намазына барып тоташа. Бәйрәм намазын иртәнге сәгать 6да укыйбыз, - диде ул.

Гает намазыннан соң корбан чалына. Ә монысы - Исламның бишенче баганасы. Корбан чалу исә 3 көн дәвам итә. Корбанлык итен өч өлешкә бүлү дөрес булыр: ул корбан чалучының үз гаиләсенә, туганнарына-якыннарына һәм мохтаҗларга бирелә.

Татарстан мөфтиятенең казыйлар һәм голәмәләр шурасы нисаб күләме 17 мең сум дип игълан итте. Бу очракта Корбан нисабы көмеш бәясе белән исәпләнә. Ягъни, гаиләгездә артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу вәҗиб - мәҗбүри санала.

Наил хәзрәт белән гошер сәдакасы хакында да сөйләштек. Бүгенге көнгә Бәрәскә, Өшкәтә, Бәрәзә халкы җыйган гошерне "Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы" мәдрәсәсенә һәм "Госмания" мөселман мәктәбенә илтеп биргәннәр. Бу эш авылларда да башланды. Гошер - су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, хезмәт куеп, үзең ташып су сибеп үстергәннең егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү ул. Изге эш башкарып, савап җыярга ашык мөселман каpдәшем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев