Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дә ташлама алырга мөмкин

Күпбалалы (18 яше тулмаган өч яки аннан да күбрәк баласы булган) гаиләләр түбәндәге ташламаларга ия Балага 6 яшь тулганчы дарулар сатып алу өчен субсидия бирелә (2016 елдан аның күләме 114 сум). Мәктәптә, һөнәри белем бирү йортларында укый торган балаларга 18 яше тулганчы, юлда йөрү өчен айлык пособие каралган (258 сум)....

Күпбалалы (18 яше тулмаган өч яки аннан да күбрәк баласы булган) гаиләләр түбәндәге ташламаларга ия

Балага 6 яшь тулганчы дарулар сатып алу өчен субсидия бирелә (2016 елдан аның күләме 114 сум).

Мәктәптә, һөнәри белем бирү йортларында укый торган балаларга 18 яше тулганчы, юлда йөрү өчен айлык пособие каралган (258 сум).

Балалар бакчасына түләүнең беренче сабый өчен 20 проценты, икенчесенә - 50 проценты, өченчесенә 70 проценты компенсацияләнә.

Болардан тыш, гаиләнең кеременә бәйле рәвештә дә дәүләт ярдәме каралган.

Гаиләдә бер кешегә керем уртача яшәү минимумы, ягъни 7775 сумнан азрак булганда, ай саен аз керемле гаиләгә бала өчен 281 сум, ә ялгыз әниләргә 745 сум пособие бирелә.

Гаиләдә бер кешегә керем 20 меңнән артмаган очракта, балалар бакчасына түләгәндә, өстәмә компенсация каралган.

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә, шулай үк гаилә кеременә бәйле рәвештә субсидия бирелә.

Әлеге ташламалар турында тулырак мәгълүмат алу өчен, теркәлү буенча урнашкан социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә була."Шәһри Казан".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев