Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр динозаврлар паркына бара ала

5 июнь көнне Татарстан салаларында Сабантуй бәйрәме үткәреп яткан бер мизгелдә, башкалабыз Казанда зур чара уза - Динозаврлар паркы ачыла. Ул «Казан-Арена» янәшәсендә булачак. Гомуми мәйданы 6500 квадрат метр була, биредә 100дән артык динозавр урнаша. Паркта бассейн да булачак. Анда көймәдә йөзеп булачак. Паркка керү билеты артык тешләми - 500...

5 июнь көнне Татарстан салаларында Сабантуй бәйрәме үткәреп яткан бер мизгелдә, башкалабыз Казанда зур чара уза - Динозаврлар паркы ачыла. Ул "Казан-Арена" янәшәсендә булачак.

Гомуми мәйданы 6500 квадрат метр була, биредә 100дән артык динозавр урнаша. Паркта бассейн да булачак. Анда көймәдә йөзеп булачак.
Паркка керү билеты артык тешләми - 500 сум тирәсе тәшкил итәчәк. Өстәвенә, олы кеше 14 яшькә кадәрге ике баланы бушка алып керә ала. Инвалид балалар паркка бушка керә.

Динозаврлар паркы 15 октябрьгә кадәр эшләр дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев