Әтнәләр, елмаеп алыйк әле...
Укытучы әйтә: - Галиев, син бүген бөтенләй юынмагансың. Авыз кырыйларыңа карап, иртән ни ашаганыңны да әйтә алам хәтта. - Әйтегез соң... - Тавык йомыркасы ашагансың син! - Ә менә ялгыштыгыз. Аны мин кичә ашадым. Әнисе сүз тыңламаган Галинең күтен чәбәкли. Әтисе эштән кайта да: - Нәрсә булды, улым? - дип...
Укытучы әйтә:
- Галиев, син бүген бөтенләй юынмагансың. Авыз кырыйларыңа карап, иртән ни ашаганыңны да әйтә алам хәтта.
- Әйтегез соң...
- Тавык йомыркасы ашагансың син!
- Ә менә ялгыштыгыз. Аны мин кичә ашадым.
Әнисе сүз тыңламаган Галинең күтен чәбәкли. Әтисе эштән кайта да:
- Нәрсә булды, улым? - дип сорый.
- Әнә, синең "Әүлия кебек" хатының белән гәпләшеп алдык, - дип мыгырдана улы.
- Галиев, ник дәрескә соңга калдың?
- Дәресләр мин килгәнче башланган иде шул.
Балалар туганда шундый кечкенә, нарасый, гөнаһсыз сабыйлар булып туалар. Алар йөри дә, сөйләшә дә белмиләр. Тик аларны еларга һәм кычкырырга кем өйрәтә икән?!
- Нишләп синең кулларың пычрак, ә бармакларың чиста?
- ... Сызгырырга өйрәндем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев