Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр хәрби булырга телиме

Сорау - җавап Хәрби буласың килсә... Улым быел 9нчы сыйныфны тәмамлый. Киләчәктә хәрби буласым килә, ди. Алабуга Суворов училищесына керү тәртибен аңлатып китә алмассызмы? Казан Юридик институты турында да күбрәк беләсе иде. Айгөл, Олы Әтнә авылы Сезнең соравыгызны Әтнә эчке эшләр бүлегенең шәхси состав белән эшләү буенча баш белгеч Римма...

Сорау - җавап

Хәрби буласың килсә...

Улым быел 9нчы сыйныфны тәмамлый. Киләчәктә хәрби буласым килә, ди. Алабуга Суворов училищесына керү тәртибен аңлатып китә алмассызмы? Казан Юридик институты турында да күбрәк беләсе иде.

Айгөл, Олы Әтнә авылы

Сезнең соравыгызны Әтнә эчке эшләр бүлегенең шәхси состав белән эшләү буенча баш белгеч Римма Нурмөхәммәтовага юлладык.

-- Алабуга Суворов училищесы урта гомуми белем белән беррәттән юридик һәм хәрби белем нигезләрен дә бирә. Биредә уку вакыты - 3 ел. Училищега 16 яшькә кадәрге, мәктәпнең 8 сыйныфын уңышлы тәмамлаган, сәләмәтлеге ягыннан яраклы, һөнәри психологик һәм физик яктан әзерлек буенча таләпләргә туры килердәй егетләр кабул ителә. Кабул итү имтиханнары түбәндәге фәннәрдән:

  1. Физик хәзерлек;

  2. Рус теле (язмача);

  3. Математика ( язмача).

Суворовчылар тулысынча дәүләт тарафыннан тәэмин ителәләр ( ашау, кием- салым, стипендия). Укучылар уңайлы шартлар тудырылган тулай торакта яшиләр. Уку һәм спорт белән шөгыльләнү өчен заллар, кабинетлар, спорт мәйданчыклары бар.

Шулай ук Казан юридик институты буенча. Әлеге уку йортына 25 яшькә кадәрле, урта (тулы) гомуми яки урта һөнәри белемгә ия булган, шәхси һәм эш сыйфатлары буенча , физик хәзерлеге буенча эчке эшләр органнарында хезмәт итәргә яраклы, керү имтиханнарын уңышлы тапшырган Россия гражданнары кабул ителә. Гражданның дингә карашы, җәмгыяви оешма әгъзасы булу булмавы, милләте һәм социаль хәле исәпкә алынмый.

Һәр ике уку йортына да керергә теләге булучылар 2 -15 - 75 номеры буенча Эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев