Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр хәрби әзерлек үттеләр

Елдагыча быел да егетләр Каенсар урманында хәрби җыенда булдылар.

Районның биш урта мәктәбеннән - 16, Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумыннан тагын 17 егет хәрби әзерлек үтте биредә. Лагерьны Күәм мәктәбенең физкультура укытучысы Булат Зарипов җитәкли. Шулай ук Олы Әтнә мәктәбеннән Нәкыйп Мәгъсүмов, Күңгәрдән Рафил Сибгатуллин, Комыргуҗадан Рамил Каюмов, техникумнан Хәлил Закиров та егетләр белән бергә.
Җыен ачылу уңаеннан Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Борһанов егетләрне сәламләп, хәрби әзерлектә уңыш­лар теләде. Шунда ук үзенең киңәшләрен дә биреп үтте. Дисциплинага, төгәллеккә аерым игътибар булырга тиеш­легенә басым ясады. Ашау-эчү ягы, биредәге уңайлыклар белән кызыксынды.
- Язгы чорда урман ти­рәсендә, үләндә талпан­нар активлашкан ва­кыт. Бер-берегезгә игъ­тибарлы булыгыз, тә­не­гезне җентекләп карагыз. Талпан энцефалиты бик куркыныч авыру. Шик туганда шунда ук хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, - диде ул. Хәрби комиссар шулай ук хәрби әзерлек программасы белән дә танышып узды, лагерь җитәкчелегенә ачыкланган кимчелекләрне бетерергә ку­шыл­ды.
Хәрби җыен биш көнгә планлаштырылган. Ашау-үзәкләштерелгән, мәктәп ашханәләреннән китерелә. Егетләр чын хәрбиләрчә, палаткаларда яшиләр. Билгеле, чәй кайнатырга самавырлары, аш әзерләргә казаннары да бар. Әзерлекнең һәр төре буенча аерым урыннар билгеләнгән, махсус стендлар куелган. Егетләр башлангыч хәрби әзерлек, тәүлеклек наряд, каравыл хезмәтен оештыру, "строевая и физическая подготовка" ны өйрәнәләр. "Огневая, тактическая подготовка" буенча коралдан да аталар. Яшәү шартлары да хәрбиләрчә - 7.00дә - "подъем", 23.00дә - "отбой".
Җыенның соңгы көнендә егетләр Арчага барып, үзләре кебекләр белән бергәләп ату буенча практик занятиедә булдылар. Биредә Әтнә һәм Арча районнарыннан барлыгы 142 егет кулына корал алды.
Мондый җыеннар һәр елны май ахырында уза. Егетләр өчен хәрби әзерлек үтү, берничә көн генә булса да телефон, планшет, компьютер кебек заман "чир"ләреннән башка саф һавада, табигать кочагында, чын хәрбиләрчә - армия шартларында яшәп карау үзенә күрә бер сынау да, минемчә. Егетләребез мондый гына сынауларга бирешә торганнардан түгел. Ә менә монда өйрәнгәннәр киләчәктә хәрби хезмәт үткәндә дә булышмый калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев