Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, кәҗәгә акча бирәләр

2016 елда 2 сыеры булган һәм аларны 5 башка җиткерергә планлаштырган шәхси хуҗалыкларга абзар төзү өчен 100әр мең сум акча бирәчәкләр. 3 сыеры булган һәм аларны 8 башка җиткерергә теләүче хуҗалыкларга кечкенә ферма төзү өчен 200 мең сум акча бирелә. Юридик затлардан тана яки берне бозаулаган сыер алганда 15 мең...

2016 елда 2 сыеры булган һәм аларны 5 башка җиткерергә планлаштырган шәхси хуҗалыкларга абзар төзү өчен 100әр мең сум акча бирәчәкләр.

3 сыеры булган һәм аларны 8 башка җиткерергә теләүче хуҗалыкларга кечкенә ферма төзү өчен 200 мең сум акча бирелә.

Юридик затлардан тана яки берне бозаулаган сыер алганда 15 мең сум бирелә. Нәсел хуҗалыгыннан алсаң - 20 мең сум.

Нәселле кәҗә алсаң бер башка 8 мең сум бирәләр.

Сыерны бер тапкыр ясалма орлыкландыру өчен 350 сум бирәләр.

3 яшьлек һәм аннан олырак бия асраучыга азык алу өчен 3 мең сум бирелә.

Бройлер чебиенә, үрдәк бәбкәләренә - 30ар, күркә чебиенә һәм каз бәбкәсенә 80шәр сум бирелә.

Шулай ук ветеринария чаралары өчен чыгымнарның бер өлеше түләнә.

Әлеге мәсьәләләр буенча авыл җирлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. "Арча хәбәрләре"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев