Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр ишеттегезме? Керү тыелган кичүдә машина боз астына киткән

Казан - Пермь автомобиль юлында килеп чыккан һәлакәт аркасында өч кешенең гомере өзелгән. Нократ елгасы аша боз кичүендә Малмыж районы биләмәсендә «УАЗ-Фермер» машинасы боз астына китә. Бозга керү рөхсәт ителмәгән була. Боз кичүе инде 28 мартта ук ябылган була. Ләкин машина йөртүче юл билгеләрен санга сукмый. Һәлакәт аркасында йөртүче үзе...

Казан - Пермь автомобиль юлында килеп чыккан һәлакәт аркасында өч кешенең гомере өзелгән.

Нократ елгасы аша боз кичүендә Малмыж районы биләмәсендә «УАЗ-Фермер» машинасы боз астына китә. Бозга керү рөхсәт ителмәгән була. Боз кичүе инде 28 мартта ук ябылган була.

Ләкин машина йөртүче юл билгеләрен санга сукмый. Һәлакәт аркасында йөртүче үзе һәм аның ике пассажирының гомере өзелә.

Хөрмәтле әтнәлеләр! Машина белән түгел хәтта җәяү дә бозларга кермәгез һәм балаларыгызны сулыкларга якын җибәрмәгез. Көннәр кинәт җылыту нәтиҗәсендә, язгы ташу китәргә әзерләнә. «Көзге боз көзге калынлыгы булса да ышан, язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма», - ди халык мәкале.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев