Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, "Изге Болгар җыены"на янә меңләгән мөселман җыелды

"Изге Болгар җыены"на янә меңләгән мөселман җыелды Бүген, 21 майда - Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми кабул ителүгә багышланган "Изге Болгар җыены" уза. Бөтен мөселманнарның бу съездына иртәдән үк елдагыча республикабызның барлык районнарыннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән дә кунаклар агыла. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең...

"Изге Болгар җыены"на янә меңләгән мөселман җыелды

Бүген, 21 майда - Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми кабул ителүгә багышланган "Изге Болгар җыены" уза.

Бөтен мөселманнарның бу съездына иртәдән үк елдагыча республикабызның барлык районнарыннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән дә кунаклар агыла. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1121 еллыгына багышланган «Изге Болгар җыены»на бүген 50 меңгә якын мөселман кардәшебез килер дип көтелә.

"Изге Болгар җыены"нда катнашучы һәркем бүген дәүләт җитәкчеләребез, рәсми һәм олы кунаклар катнашында Болгар ислам университетына нигез ташына киләчәк буын варисларына берничә телдә язылган юллама урнаштырылган капсуланы салу тантанасының шаһитләре булачак. Шулай ук бүген җыен кысаларында Болгар музей-тыюлыгының керү группасын ачу, "Иман моңы" рухани музыка фестивале ачылышы концерты узачак, өйлә намазы укылачак.

Чыганак: Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев