Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр капка төбегез чистамы? Җыештырыгыз!

Чисталык Әтнәләр капка төбегез чистамы? Җыештырыгыз! Чистару буенча икеайлык игълан ителгәнгә ун көннән артык вакыт үтте. Башта кар бар әле, дидек. Көннәр җылытып җибәрде, чүп-чарлар, тегендә-монда ыргытылган шешәләр калкып чыкты. Сүрия МИНГАТИНА Һәм "Безне кем алып чүплеккә ташлар икән", дип торып торалар. Шул йортта, шул урамда яшәүчеләр дә сабыр гына...

Чисталык

Әтнәләр капка төбегез чистамы? Җыештырыгыз!

Чистару буенча икеайлык игълан ителгәнгә ун көннән артык вакыт үтте. Башта кар бар әле, дидек. Көннәр җылытып җибәрде, чүп-чарлар, тегендә-монда ыргытылган шешәләр калкып чыкты.

Сүрия МИНГАТИНА

Һәм "Безне кем алып чүплеккә ташлар икән", дип торып торалар. Шул йортта, шул урамда яшәүчеләр дә сабыр гына көтә… - "Оешмалар җыештырыр әле!" Оешмалар нишлиме? Карап, йөреп чыктылар: бар намуслылар, бар оятсызлар. Бардыр өлгермәүчеләре дә…

Карл Маркс урамыннан йөрим: капчык күтәреп чүп-чар җыючы Рәүф абыйга еш очрыйм, "Рәүфне көтәләр болар, бу урамга бер Рәүф җитә диләрдер инде…"- ди. Үзебезгә билгеләнгән Коммунар урамын да барладык, шул урамда яшәүчеләр оялмагач, безнекеләр дә, Рәүф абый кебек капчык асып, чүп җыйнап кайттылар. "Капка алларына кермәдек, кисәттек кенә, җыештырмасалар…"- дип дәвам иттеләр.

Ни белән бетәсен беләсегез киләдер? Безнең дә беләсе килде. Законнарны барладык, җитәкчеләр, авыл җирлеге башлыклары белән сөйләштек. Үзе яшәгән җирне, әйләнә-тирәне җыештырмаган өчен хуҗаларына 2000 сумнан 5000 сумга кадәр штраф түләтелә икән. Саллы гына сумма. "Ел да язасыз", дип тә уйлыйсыздыр. Тик быел язылып кына калмаячак.

- Башта кисәтәбез ( бу язма да кисәтүгә керә), аннан күзәтәбез. Җыештырылмаган очракта, шул йорт хуҗаларына протокол төзибез. Район советы каршында эшләп килүче административ комиссиягә тапшырабыз, алар штраф салачак…- ди Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Мөхәммәтшин.

Авыл җирлекләренә шундый вәкаләт бирелгәнлеге хакында алдагы саннарда язган идек. Куркыту дип кабул итә күрмәгез, бу - бары аңлату. Үзебез яшәгән йорт алларын, урамнарны үзебезгә җыештырырга өйрәнергә вакыт. Теләсәк гөлбакча ясый алабыз, әнә шуңа омтылыйк! Авыл җирлеге дә быел чиста, матур урамны билгеләү буенча бәйге игълан итәргә җыена, бу хакта соңрак язылыр әле.

Табигатьнең - үз законы, кешенең - үз законы. Табигатькә кеше кирәк түгел, ә без табигатьсез яши алмыйбыз, шулай булгач җиңне сызганыйк…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев