Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, кәбестә тозлагыз

Борычлы, кишерле кәбестә 10 кг кәбестә, 1 кг баллы борыч, 3 кг помидор, 500 грамм кишер, 300 грамм тоз алына. Барлык яшелчәләрне (помидордан калганнарын) юып, ваклап турап, тоз салып болгатыгыз. Кечерәк, юылган, кызарып бетмәгән ныграк помидорларны урталай бүлеп, кәбестә белән аралаштырып тутырыгыз да бастырып, суыкка чыгарыгыз. Чөгендер суында тозланган кәбестә...

Борычлы, кишерле кәбестә

10 кг кәбестә, 1 кг баллы борыч, 3 кг помидор, 500 грамм кишер, 300 грамм тоз алына. Барлык яшелчәләрне (помидордан калганнарын) юып, ваклап турап, тоз салып болгатыгыз. Кечерәк, юылган, кызарып бетмәгән ныграк помидорларны урталай бүлеп, кәбестә белән аралаштырып тутырыгыз да бастырып, суыкка чыгарыгыз.

Чөгендер суында тозланган кәбестә

10 кг кәбестә, 3 кг слива, 500 грамм чөгендер суы, 15 борчак кара борыч, 15 бөртек канәфер (гвоздика), 200 грамм тоз алына. Кәбестәне зур кисәкләргә, сливаны аркылыга икегә бүлегез дә икесен дә тоз белән бутагыз.борыч, канәфер салып тыгызлап тутырыгыз, өстенә чөгендер суы салыгыз. Өстенә бастырып, суыкка чыгарыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев