Әтнәләр кәбестә тозлый
Сез сораган идегез Тиз тозлана торган кәбестә 5 кг кәбестә, 1 кг суган, 300грамм яшел петрушка, 100 грамм сарымсак, 200 грамм үсемлек мае, 50 грамм тоз алына. Кәбестәне зур кисәкләргә бүлеп, өстенә кайнап чыккан су сибегез. Башлы суган белән яшел тәмләткечләрне үсемлек маенда (пассеровать). Алдан әзерләнгән савытка суынган кәбестәне, яшелчәләрне...
Сез сораган идегез
Тиз тозлана торган кәбестә
5 кг кәбестә, 1 кг суган, 300грамм яшел петрушка, 100 грамм сарымсак, 200 грамм үсемлек мае, 50 грамм тоз алына. Кәбестәне зур кисәкләргә бүлеп, өстенә кайнап чыккан су сибегез. Башлы суган белән яшел тәмләткечләрне үсемлек маенда (пассеровать). Алдан әзерләнгән савытка суынган кәбестәне, яшелчәләрне салып, тоз һәм ваклап туралган сарымсакны салыгыз. Өстенә авыррак әйбер бастырып, бүлмә температурасында калдырыгыз. Өченче көн дигәндә кәбестә әзер.
"Мозаика" кәбестәсе
10 кг кәбестә, 500 грамм кызыл төстәге баллы борыч, 500 грамм сары төстәге баллы борыч, 500 грамм яшел петрушка, 150 грамм тоз, 3 литр су алына. Кәбестә, петрушка, борычларны юып, ваклап турап, тыгызлап савытка тутырыгыз. Тоз салып кайнап суынган су салып, бастырып куегыз да, суыкка куегыз.
Борычлы, кишерле кәбестә
10 кг кәбестә, 1 кг баллы борыч, 3 кг помидор, 500 грамм кишер, 300 грамм тоз алына. Барлык яшелчәләрне (помидордан калганнарын) юып, ваклап турап, тоз салып болгатыгыз. Кечерәк, юылган, кызарып бетмәгән ныграк помидорларны урталай бүлеп, кәбестә белән аралаштырып тутырыгыз да бастырып, суыкка чыгарыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев