Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр китап укыймы

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы-2014» конкурсына йомгак ясады. Конкурста 314 китап катнашты, дип хәбәр итә Милли китапханә сайты. Катнашкан басмаларның 39ы - чәчмә әсәрләр (проза), 54е - тезмә әсәрләр (шигърият), 43е - балалар әдәбияты, 43е - рус...

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы-2014» конкурсына йомгак ясады.

Конкурста 314 китап катнашты, дип хәбәр итә Милли китапханә сайты. Катнашкан басмаларның 39ы - чәчмә әсәрләр (проза), 54е - тезмә әсәрләр (шигърият), 43е - балалар әдәбияты, 43е - рус телендә чыккан матур әдәбият, 64е - татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 71е - рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.



Татарстан нәшриятларында 2014 елда дөнья күргән, 2015 ел дәвамында иң күп укылган китапларны билгеләүдә республикабызның 1526 китапханәсе катнашкан. Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләде.

«Чәчмә әсәрләр» номинациясендә:

1 урын Роза Хәбибуллинаның «Мулла килене»;

2 урын Рәмзия Габделхакованың «Нишләттегез Гөлкәйне?!»;

3 урын Гомәр Бәшировның «Туган ягым - яшел бишек» китапларына бирелде.

Кадим Җәмитнең «Килмешәк», Фәрит Яхинның «Умырзая» китаплары кызыксындыру бүләкләренә лаек булды.


«Тезмә әсәрләр» номинациясендә:

1 урынны Муса Җәлилнең «Сайланма әсәрләр» (төзүчесе - Ленар Шәех);

2 урынны Роберт Миңнуллинның «Мыек астыннан гына...»;

3 урынны Газинур Моратның «Кош хокукы» китаплары алды.

«Татар халык җырлары» (төзүчесе - Рәмзия Шакирова) китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Балалар әдәбияты» номинациясендә:

1 урынга Айгөл Әхмәтгалиеванең «Мин гашыйк булдым»;

2 урынга Әлфис Гаязовның «Мин бәләкәй бит әле!»;

3 урынга Мөҗәһитнең «Баллы җәй» китаплары чыкты.

Ганс Христиан Андерсенның «Дюймовочка» (мөхәррире - Эльвира Кәлимуллина), «Куян кызы» (төзүчесе - Гөлнара Мансурова) китаплары кызыксындыру бүләкләренә лаек булды.

«Рус телендә чыккан матур әдәбият» номинациясендә:

1 урын Габдрахман Әпсәләмовның «Избранные произведения: в 5 т. Т.4»;

2 урын Факил Сафинның «Заблудившийся рассвет»;

3 урын Әхәт Мушинскийның «Белые Волки» китапларына бирелде.

Александр Пушкинның «Сказки=Әкиятләр» (төзүчеләре - Гөлнара Мансурова, Талия Шакирова) китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:

1 урынга Мөхәммәт Мәһдиевнең «Сызып ак нур белән» (төзүчесе - Гәүһәр Хәсәнова);

2 урынга «Туфан Миңнуллин: Истәлек-хатирәләр, әдәби сәхифәләр» (төзүчесе - Марсель Галиев);

3 урынга Зиннур Мансуровның «Тукай белән әңгәмәләр» китаплары чыкты.

Марсель Әхмәтҗановның «Татар шәҗәрәләре. Т.2» китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:

1 урынны Марсель Бакировның «Древнетюркская поэзия»;

2 урынны Марсель Галиевнең «Поэзия духа=Рух»;

3 урынны Рамиль Сарчинның «Жизнь и судьба Фатиха Карима» китаплары алды.

Искәндәр Гыйләҗев белән Ләйлә Гатауллинаның «Российские солдаты-мусульмане в германском плену в годы Первой мировой войны (1914-1920)», Илдус Заһидуллинның «Татарское национальное движение в 1860-1905 гг.», Алсу Мөхәммәтшинаның «Ислам в Среднем Поволжье» китаплары кызыксындыру бүләкләренә лаек булдылар, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.



intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев