Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр КВН уеннарында тамашачыны елаттылар

Әтнәләр КВН уеннарында тамашачыны елаттылар. Чыннан да, көлә-көлә күзләрдән яшьләр атылып чыкты. Район үзәк китапханәсенең "Шок", яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенең "Яшь йөрәкләр" командалары бу юлы да тамашачыны ял иттерделәр. Ярымфинал уеннарында да бу ике команда матур уеннар күрсәткәннәр иде. Һәр ике команда сәхнәгә чыгуга, бу юлы да тамашачы...

Әтнәләр КВН уеннарында тамашачыны елаттылар. Чыннан да, көлә-көлә күзләрдән яшьләр атылып чыкты. Район үзәк китапханәсенең "Шок", яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенең "Яшь йөрәкләр" командалары бу юлы да тамашачыны ял иттерделәр. Ярымфинал уеннарында да бу ике команда матур уеннар күрсәткәннәр иде. Һәр ике команда сәхнәгә чыгуга, бу юлы да тамашачы көләргә тотынды. Молодцы, егетләр, кызлар! Тамашачының ышанычын акладылар. Шуңа да ике команда да беренче урыннарга лаек булдылар. Финал уенында көндәшләр түгел, икесе бербөтен булып, берсен-берсе тулыландырып уйнадылар. Моның өчен фотоларга да күз салу җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев