Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр кыш көне күбрәк нишләргә яраталар

Газетабыз сайтында: "Кыш көне күбрәк нишләргә яратасыз" дип сораштыру уздырган идек. Сораштыруда катнашкан 41,1 процент райондаш чаңгыда йөрергә яратса, шул кадәр үк сораштырылучы җылы өйдә утыруны өстен күрә. Искитәрлек, шул ук вакытта сагаерга мәҗбүр итә торган факт бит бу. Чана яки тимераякта шуарга теләүчеләр дә беркадәр үк: һәрберсе 7,1 процент...

Газетабыз сайтында: "Кыш көне күбрәк нишләргә яратасыз" дип сораштыру уздырган идек.

Сораштыруда катнашкан 41,1 процент райондаш чаңгыда йөрергә яратса, шул кадәр үк сораштырылучы җылы өйдә утыруны өстен күрә. Искитәрлек, шул ук вакытта сагаерга мәҗбүр итә торган факт бит бу.

Чана яки тимераякта шуарга теләүчеләр дә беркадәр үк: һәрберсе 7,1 процент тәшкил итә. Әлбәттә, җылы өйдә утырырга яратучы кеше суыкка чыгып тимераякта яки чана шумый инде ул.

Ә без кечкенә чакта урамнан, боз каткан елгадан, басу-кырлардан кайтып керми идек... Хәер, хәзерге буынның саф һавага - урамга омтылмавына үзебез, җәмгыятебез гаепле түгелме соң?! Баланы компьютер-планшеттан аерып алып булмау бу сәбәпләрнең берсе булса, укучы балага өеп-өеп өй эше бирүләре, гомумән, мәктәп Программасының гаять катлаулы булуы - тагын бер проблема. (Шунысы сәер, хәзер бала белән бергә әти-әни дә дәрес хәзерли - БАШКАЧА БУЛМЫЙ!) Шуны да аңлыйк әле - балалар, күпләр уйлаганча бөтен вакытларын компьютер уеннары уйнап кына уздырмыйлар. Андыйлар да бардыр үзе... Әмма яшәешебезнең тоташ компьютерлашуга әйләнеп баруын таныйк. Өлкән буынга бу проблема чагыштырмача җиңел бирелә. Ә мәктәп укучылары бу өлкәдә дә пионерлар - менә "мәктәп нагрузкасы" каян килә дә, ни өчен балалар урамда күренмиләр! Ышаныгыз, киләчәктә дә мондый сораштыруларны тагын да уздырсак, өйдә утыручылар проценты тагын да артачак әле. Сорашуга әйләнеп кайтсак, 1әр кеше кар атыш уйнарга һәм хоккей уйнарга да ярата.

Менә шундый нәтиҗәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев