Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр лаеклыларны сайлый

Бүген, 22 майда "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар ачыклау максатыннан бөтен Россия буенча сайлаулар уза. Шул исәптән Әтнә районының Олы Әтнә авылында да. Олы Әтнә урта мәктәбендә урнашкан №16.27.143 нче хисап участогында да сайлаучылар үзләре теләгән кандидатка тавыш бирәләр. - Иртәнге сәгать 8дә килә башладылар,12 сәгатькә 195 кеше...

Бүген, 22 майда "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар ачыклау максатыннан бөтен Россия буенча сайлаулар уза. Шул исәптән Әтнә районының Олы Әтнә авылында да.

Олы Әтнә урта мәктәбендә урнашкан №16.27.143 нче хисап участогында да сайлаучылар үзләре теләгән кандидатка тавыш бирәләр.

- Иртәнге сәгать 8дә килә башладылар,12 сәгатькә 195 кеше тавыш бирде инде. Халык тыныч, аптырап йөрүчеләр юк, артык зур чиратлар да хасил булмады. Килә торалар, китә торалар. Безнең хисап участогына 374 бюллетень бирелде. Сайлаучылар аннан артып китсә, анкета белән эшләячәкбез...",- диләр хисап участогы комиссиясе членнары.

Мин барында гына 5-6 кеше килеп үз тавышын биреп китте. Барысы да аңлы рәвештә үз тавышын бирә.

"Без кечкенәдән патриотик рухта тәрбияләнгән. Минем тавышым кирәк икән ничек килмим инде. Бәлки мин сайлыйсы кандидатка нәкъ менә бер тавыш җитмәс... Киләсе сайлауларның тыныч узуын һәм лаеклылар сайланып, сайлаучыларын онытмауларын телим...- әлеге участокка килгән Миләүшә ханым да, башкаларның да теләге шундый.

Шулай булыр, Алла боерса. Булачак кандидатларны ачык рәвештә алдан халыктан сайлаталар икән, бу үзе үк инде булачак сайлаулар халык файдасына, илебезнең киләчәген күздә тотып эшләнә.

- Кандидатлар арасында әллә кемнәр бар икән, без белмәгәннәр дә күп, ә мин үзем белгәннәргә тавыш бирдем әле. Белгән кеше белгән кеше инде..."- диючеләр дә булды.

Алар да хаклы."Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасында лаеклылар үз урынын алсын иде, дигән теләк белән үзем дә тавышымны бирдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев