Әтнәләр, мичләрегезне гел тикшерегез!
Салкыннар башлану белән торак йортлардагы, мунчалардагы мичләрнең дөрес урнаштырылмавы һәм кулланылмавы аркасында чыккан янгыннар саны артты. Бу хакта Арча районы буенча янгын күзәтчелеге начальнигы Р.Сафин белән сөйләштек. Хөмит БАДИКОВ - Янгыннарның төп сәбәбен нидә күрәсез? - Беренче чиратта, төтен юлларының, гомумән мичнең дөрес төзелмәве төп сәбәп булып тора. Мичне һәм...
Салкыннар башлану белән торак йортлардагы, мунчалардагы мичләрнең дөрес урнаштырылмавы һәм кулланылмавы аркасында чыккан янгыннар саны артты. Бу хакта Арча районы буенча янгын күзәтчелеге начальнигы Р.Сафин белән сөйләштек.
Хөмит БАДИКОВ
- Янгыннарның төп сәбәбен нидә күрәсез?
- Беренче чиратта, төтен юлларының, гомумән мичнең дөрес төзелмәве төп сәбәп булып тора. Мичне һәм төтен юлын эшләр алдыннан, белгечләргә мөрәҗәгать итегез, мич яки сэндвич торба сатучы фикеренә генә ышанмагыз. Еш кына ул сатучыларның бу өлкәдә тиешле белемнәре булмый. Шул ук вакытта, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәлөрен санламау, мичне артык кыздыру, янучы мичне караусыз калдыру да янгынга китерергә мөмкин. - Бу уңайдан мичнең төзелеше һәм аны эксплуатацияләү буенча ни әйтерсез соң?
- Мичне һәм төтен юлларын гел төзек тотыгыз, моннан тыш, мичне сезон саен тикшертегез. Учакны кабызганда бензин, керосин һәм башка тиз янучан матдәләр кулланмагыз. Капкачлары тиешенчә ябылсын. Утын, кәгазь, чүп-чар һәм башка янып китүчән әйберләрне мич каршында сакламагыз. Мич алдында идәнгә 50х70 сантиметрлы тимер калай ябыштырырга кирәк.
- Стенадан мичкә кадәр булырга тиешле ара турында төрле фикер бар?
- Ул ара 50 сантиметр тәшкил итә. Әгәр дә төтен юлына якын булган агач конструкцияләрне асбест белән ышыкласагыз, ул ара 38 сантиметрга кадәр кимергә мөмкин. Барлык сораулар белән Арчадагы 3-58-71 телефон номеры һәм Арчадагы Комаров урамы, 50 йорт, ОНД кабинеты адресы буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев