Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр помидор үстерәбезме

Помидор үсентесе 18-25 градус җылылыкта яхшы үсә. Томатка фәкать бүлмә температурасындагы суны гына сибәргә ярый. Суны аның төбенә салмагыз, шулай ук ул яфрагына да тияргә тиеш түгел. Помидор суны иртәнге сәгатьләрдә «эчәргә» ярата. Бу вакытка өлгермәсәгез, кояш баеганны көтегез яки су сибүгә үк, ике сәгатькә күләгәле урынга куегыз. Томатка, нык...

Помидор үсентесе 18-25 градус җылылыкта яхшы үсә. Томатка фәкать бүлмә температурасындагы суны гына сибәргә ярый. Суны аның төбенә салмагыз, шулай ук ул яфрагына да тияргә тиеш түгел. Помидор суны иртәнге сәгатьләрдә «эчәргә» ярата. Бу вакытка өлгермәсәгез, кояш баеганны көтегез яки су сибүгә үк, ике сәгатькә күләгәле урынга куегыз. Томатка, нык булып үсәр өчен, туклыклы матдәләр дә кирәк.

Пикировка ясап бер атна үткәч, беренче ашламаны да кертергә ярый. Иң яхшысы - кош тизәге (гуано). Бер өлеш гуанога 20 өлеш кайнар су салып, ике сәгать төнәтәсез дә, сөзеп алгач, сибәсез. Шуны да истә тотыгыз: теләсә кайсы сыек ашламаны үсентене дымландыргач кына сибәләр. Югыйсә ашлама аның тамырын яндырырга мөмкин. Шул рәвешле, ачык грунтка чыгарып утыртканчы, атнага бер тапкыр тукландырасыз. Ашламаны артык күп кулланырга ярамый, яфраклар чыгарып, чәчәк ату турында онытып та җибәрмәгәе. Башка органик ашламалар да (файдалы бактерияләрдән әзерләнгән) кулланырга була. Кайбер бакчачылар тирес сыекчасы кулланырга ярата, бу дөрес түгел, чөнки аңарда зарарлы паразит суалчаннарның күкәйләре күп. Ә алар туфракны зарарлый. Химик ашламалардан үсенте авырып китсә генә файдаланырга була.

Үсентенең аскы яфраклары саргаеп коела башласа, аңа азот җитми дигән сүз. Бу очракта «Азофоской» дигән ашлама ярдәмгә килә. Яфракларның кырыйлары саргаю калий җитмәүне аңлата. Үсенте үсүдән туктаса, тимер җитми яки артык дымландыргансыз. Теләсә кайсы «химияне» күрсәтелгән дозадан азрак кулланыгыз, аны суга салып эретергә онытмагыз.

Помидор үсентесен чыныктырасы да була. Үсентенең дүртәр яфрагы барлыкка килүгә, аны балконга чыгара башлагыз. Башта 20 минут тотыгыз, төнлә температура плюс булганда, үсентене балконда тәүлек буе калдырырга була, әмма өстен капларга онытмагыз. Чыныккан үсентеләр, гадәттә, азрак авырый, үзгәреп торган һава шартларына да тиз ияләшә. " Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев