Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр помидор үстерергә әзерләнә

Һәвәскәр бакчачыларның үсенте хәстәрен күрер вакыт җитте. Иң беренче киңәш - яшелчәләрнең сортын дөрес сайлый белү. Ике-өч төрдә - иртә, өч-дүрт төрдә - соң өлгерә торганнарын сайларга кирәк. Туфрак уңдырышлы һәм чиста булсын. Мәсәлән, помидор черемә катнаш торфлы туфракны ярата, фосфорлы-калийлы ашламаларга сизгер (1 чиләк туфракка 1/3 стакан суперфосфат һәм...

Һәвәскәр бакчачыларның үсенте хәстәрен күрер вакыт җитте. Иң беренче киңәш - яшелчәләрнең сортын дөрес сайлый белү. Ике-өч төрдә - иртә, өч-дүрт төрдә - соң өлгерә торганнарын сайларга кирәк.

Туфрак уңдырышлы һәм чиста булсын. Мәсәлән, помидор черемә катнаш торфлы туфракны ярата, фосфорлы-калийлы ашламаларга сизгер

(1 чиләк туфракка 1/3 стакан суперфосфат һәм 2-3 стакан көл салырга).

Орлык сыйфаты да зур роль уйный. Ярты литр суга бер кашык тоз салып ясалган эремәдә яхшы орлык төпкә бата, начары калкып чыга. Яхшыларын җыеп алып, тозы беткәнче юып алырга. Микробларын бетерү өчен, ярты стакан суга 1 грамм марганцовка салып чайкатырга. Аннан соң тагын бер кат юып алырга. Орлыкларны 6-8 көн буена 12 сәгать саен җылы һәм салкын җирдә чиратлаштырып тотып алу, ягъни чыныктыру да яхшы нәтиҗә бирә.

Чәчү срогы төрлечә. Пленка астына чыгарып утырту өчен мартның 1еннән - 10ына, ачык грунтка утырту өчен мартның 25еннән апрельнең 5енә кадәр чәчсәң әйбәт. Орлык чәчелгән тартмаларның өстен пленка белән каплап, якты урынга куярга. Орлыклар шытып чыккач, пленкасын алып, савытны төнгә салкынча урынга куйсаң яхшы. Беренче яфрак чыккач, тамыр очын чеметеп өзеп, үсентеләрне берәм-берәм күчереп утыртырга, ягъни пикировка ясарга кирәк. Аларны бер тәүлек күләгәдә тотып, яктыга каратып куярга һәм савытларны көн саен боргалап торырга. Суны - сирәк, ләкин мул итеп сибәргә, үсентене ашлап торырга кирәк. Грунтка чыгарып утыртырга ике атна кала тагын чыныктырырга киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев