Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр праймеризда актив катнаштылар

Бүген, 22 май көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясе кандидатларына алдан тавыш бирү уза, Әтнә районында сәгать 17.00 вакытка 2067 сайлаучы тавышын бирде. Бу 99,7 процент. Районда биш санлы исәпләү участокларының иң зурысы саналган Кышлау авылында да сайлаучылар бик актив булдылар. 17.00 сәгать бары берничә генә кеше килми калган иде. Билгеле...

Бүген, 22 май көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясе кандидатларына алдан тавыш бирү уза, Әтнә районында сәгать 17.00 вакытка 2067 сайлаучы тавышын бирде. Бу 99,7 процент.

Районда биш санлы исәпләү участокларының иң зурысы саналган Кышлау авылында да сайлаучылар бик актив булдылар. 17.00 сәгать бары берничә генә кеше килми калган иде.

Билгеле булганча, 22 майда - Россиядә «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирү көнендә сайлаучылар быел көз - 18 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына сайлауларда әлеге партиядән депутатлыкка кандидат булырга лаек дип исәпләнгән кешеләр өчен тавыш бирә. Россиядә барлыгы 3 меңгә якын кандидатлыкка кандидат теркәлгән иде, шул исәптән Татарстанда - 58.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев