Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр призлы урыннар ала

Хатлар күзәтү "Мин дә язган идем, басмадыгыз" Менә шулай дип ачуланырга яратасыз безне, "Кемнекен генә басасыздыр инде", дип тә өстисез әле. Газетада басылмаган хатларны укып карыйк әле. "Беләсезме, мин тудым! Күрәсезме? Туды-ым...һава сулый алганыма ничек шатланып туя алмыйм бит мин! Якты дөньяга күз ачтым, мин бәхетле-е! ...Әллә мине үз өемә...

Хатлар күзәтү

"Мин дә язган идем, басмадыгыз"

Менә шулай дип ачуланырга яратасыз безне, "Кемнекен генә басасыздыр инде", дип тә өстисез әле. Газетада басылмаган хатларны укып карыйк әле.

"Беләсезме, мин тудым! Күрәсезме? Туды-ым...һава сулый алганыма ничек шатланып туя алмыйм бит мин! Якты дөньяга күз ачтым, мин бәхетле-е! ...Әллә мине үз өемә кайтарып аттылар микән? Кайда соң мин? Өй дисәм, яме кая соң аның? Кайда җыылылык, якты? Мул табынлы өстәл, урындыклар да юк. Ни өчендер ял итеп йокларга йомшак юрган, мендәрем дә күренми... Юка җәймә кисәге белән өшетеп катырырдай идән тактасында нишләрмен?.. тукта әле, өемә кич кенә лач исереп кайткан әтием түгелдер бит? Көн дә аңа тамагы ярылганчы кычкырганы, бердәнбер булган, анысы да тишек халатын кигәне әниемдер, мөгаен. Һ әр көн талаш, сугыш алар арасында..."- Орнашбаш авылында яшәүче хәбәрчебез Ленар Вәлиев "Яңа туган сабый авазы" дигән язмасын әнә шулай башлап җибәргән. Тормышка сабый күзлегеннән карап бәя биргән, җитди бәя бу! Кызыклы, үз фикере бар, язылышы җәлеп итә, йөрәккә тия. Ник басмадык? Мондый гаиләләр җитәрлек, яңа туган сабыйлылары да бар. Һәркайсы үзенә кабул итсә, автор үзен яклый алырмы, дип борчылдык. Чөнки баштан үткән, һөнәрең шул булса да, шактый матавыклы эш бу, яздым да бетте түгел, һәр сүз өчен җавап тотасы бар. Хәбәрчеләребезне без дә кайгыртмасак, кем кайгыртыр.

Иске Җогып авылында яшәүче хәбәрчебез Гомәр абый Шакиров "Нәрсә аңлаталар?" дип исемләнгән язмасында:"Татарстан яшьләре"ндә "Татар язуына ничә ел?" дигән язмасы басылды. Бу газетада ике кабер ташы сурәте бирелгән. Берсе Италиядәге, икенчесе Арча районы Утар Аты каберлегендәге таш (16 гасыр). Һәр ике ташның югары ягында бер төрле сурәт бирелгән. Ике катлы түгәрәк, түгәрәк уртасыннан як-якка 6 данә яфрак сузылган. Яфрак очлары тоташтырылган. Шундый ук сурәтләр безнең Иске Җогып авылындагы кабер ташларында да бар. Шунысын әйтергә кирәк, бу сурәтләр инкыйлабка кадәрге куелган ташларда гына. Аннан соң очрамыйлар, бу сурәтләр нәрсә аңлаталар? Без аны кыйтгалар (материк) түгел микән дип уйлаган идек. Материклар бишәү, ә яфраклар алты", - дип яза. Мәкаләнең соңгы өлеше менә шулай тәмамлана. Башка газета мәкаләсен күчереп басасы килмәде. Ә язма кызыклы, тик кемгә генә күрсәтеп карасак та, җавап бирердәй кеше тапмадык. Бәлки сез ярдәм итәрсез, газета укучылар. Гомәр абый, ә менә бер яктан ярдәм итә алабыз,сез язганча материклар бишәү генә түгел, алар алты: Евразия, Австралия, Төньяк Америка, Көньяк Америка, Африка, Антарктида. Бәлки дөрестән дә сез уйлаганчадыр.

"Олы Мәңгәр мәдәният йортында хуҗалык терлекчеләренең искиткеч матур концерты булды. Алар бу кичәдә башка яктан - җырчылар буларак ачылдылар. Тамашачы аларның чыгышын җылы, дустанә мөнәсәбәттә кабул итте, гөрләтеп кул чабып, көчле алкышларга күмде. Әлеге концертны карап утырганда терлекчеләребез арасында ачылмыйча яткан искиткеч талантлы кешеләрне күреп, табып, аларны сәхнәгә тартуга сөенеп, куанып утырасың. Ни дисәң дә, халыкны, сәләтлеләрне сәнгать дөньясына жәлеп итеп" аларны барлау мәдәният хезмәткәрләренең кеше белән сөйләшә, үз эшен дөрес оештыра белүеннән килә. Җырчы терлекчеләребез Әлфия, Рәзинә, Фәнис, Наҗия, Рүзидә алга таба да җыр юлдаш булсын сезгә!"- дип яза газетабызның хәбәрчесе Надия Равзетдинова. Авторның газетага язган мәкалә-хатларын кызыксынып, яратып укыйбыз. Авыл җанлы Надия кебек хәбәрчеләр кирәк безгә, кулыгызга каләм алырга курыкмагыз, язып карагыз, бер тапкыр язсагыз, икенчеләрен язасыз да язасыз. Надиянең бу хаты соңлабрак килде, аңа кадәр кыска хәбәргә керткән идек. Менә шундый хәл килеп чыкмасын өчен, узган чараны язарга уйласагыз, шалтыратып әйтегез безгә һәм озакка сузмагыз. Газетада тиз эшләү кирәк.

Редакциягә мәктәп укучыларыннан, укытучылардан килгән хатларны да укып сөенәбез. Аларның язмалары үзгә, Бәрәзә төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Суфия Хөснетдинова язмасы да кызыклы. Ул Бәрәзә мәктәбенең укучылар һәм укытучылар коллективының район, республика күләмендә узучы конкурсларда уңышлы катнашып, күп кенә призлы урыннар яулавы хакында яза. Без бу яңалыкларны "Кыска хәбәрләр"дә күбесен биреп баргач, мәкалә басылмый калды, шулай да мәкаләгезне сакладык, киләчәктә файдалансак аптырап калмассыз. Кайбер язмаларны бер-бер артлы язмас өчен, тулыландырып та биргәлибез. Шуңа күрә язып торыгыз, алар безгә кадерле

Миләүшә Вәлиеваның "Дустыма" дигән шигыренә дә тукталасым килә. Әлеге шигырь сайтка керде, газета өчен озынрак, котлау кебек язылган. Ә андый телим, котлыйм сүзләре кергән язмалар түләүле. Бик җиңел укыла: "Үртәм дигән нәни генә бер авылда туган ул, үрнәк гаилә җылысында унбишкәчә торган ул. Олы алып киткән аны Арча дигән калага, укытучы һөнәрен ул чын йөрәктән сайлаган..." дип дәвам итә ул. Шигырен генә түгел, язмаларың да бик җиңел укыла, Миләүшә. Тик соңгы вакытта язмыйсың гына.

Безнең әле язмаларын укучыларыбыз яратып укыган Гөлзада Нәҗипова, Миләүшә Хафизова кебек укытучыларыбыз да бар. Барыгызны да санап тормыйм, вакытыгыз тыгыз булса да, безне дә онытмасагыз иде. Язмаларыгыз сагындыра, укучыларыбыз да юксына. Яязыгыз! Газетабызны бергәләп чыгарсак, кызыклырак та, эчтәлеклерәк тә булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев