Әтнәләр, сак булыгыз: 12 яшьлек кыз балага һөҗүм иткәннәр
Чистайда билгесез ир-ат 12 яшьлек кызга һөҗүм итеп, акчаларын талап ала. Бу факт буенча тикшерү эшләре бара.
Тикшерү комитетыннан хәбәр итүләренчә, кич белән әбисеннән кайтып килүче кызның муеныннан бер ир-ат тотып, булган 17 сум акчасын ала. Аннан соң кызны өенә кадәр озата, ишегаолдына кергәч кар өеменә төртеп ега, берничә тапкыр йөзенә суга. Шулай ук 1000 сум акча алып чыгуын таләп итә. Кыз бала ычкынып, өенә чаба.
Хәзер җинаятьчене эзләү бара.
Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/online.html?search=tatpressa.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев