Әтнәләр сез дә гыйбрәт алыгыз
Утыр, сөйләшик әле, улым Бүген иртән үк уйларым урманында адашып йөрим. 50 яшьтән соң адәм баласы узган гомеренә ешрак әйләнеп карый диләр. Нәкъ шул яшьтән соң диюләре дөрес түгел, үткәннәрне хәтердә яңартып, хәзерге көнең белән чагыштырып карау, ничә яшьтә булуларына карамастан, нормаль бәндәләргә хас уртак сыйфат ул. Беркөнне оныгым Данил...
Утыр, сөйләшик әле, улым
Бүген иртән үк уйларым урманында адашып йөрим. 50 яшьтән соң адәм баласы узган гомеренә ешрак әйләнеп карый диләр. Нәкъ шул яшьтән соң диюләре дөрес түгел, үткәннәрне хәтердә яңартып, хәзерге көнең белән чагыштырып карау, ничә яшьтә булуларына карамастан, нормаль бәндәләргә хас уртак сыйфат ул.
Беркөнне оныгым Данил яныма килде дә:
- Әби, 8 яшьлек чагымда миңа күпкә рәхәтрәк иде, - диде. - Хәзер эш күбәйде, бер минут буш вакыт юк. Җәй җитсә, көтүгә чыгасы, бакчадагы эшләр, печән... Даниярга (монысы яшь ярымлык энесе була инде - М.Х.) гел күз-колак булмасаң ,начарлык эшләргә генә тора, сүтмәгән әйбере калмады инде, телефонны миннән тизрәк сүтә!
12 яшьлек бала авызыннан өлкәннәр генә сөйләргә тиешле сүзләрне ишетеп, аптырап киттем. Ә бит уку турында зарланып бер сүз әйтми, хәзердән үк инде математика буенча олимпиадаларда, физкультура ярышларында йөрсә дә.
Бик ашыгып Мамадышка китәргә йөри идем, хәзер утырып сөйләшмәсәм, баланың бүтән беркайчан да болай ачылып китмәү ихтималлыгын чамалап, өс киемнәремне салып: "Улым, кил, утыр әле яныма, сөйләшик әле", - дип, аны яныма чакырып алдым.
- Улым, әллә өегездә эш бик күпме? Арыйсыңмы? Дәресләргә вакытың калмыймы? Сигез яшьлек вакытыңда нигә рәхәтрәк иде, сөйлә әле миңа, шәһәр сагындырамы?
Авылга шәһәрдән күчеп кайткан бала бит. Быел туган шәһәре Түбән Тагилда кунакта булып кайтуы да зур роль уйнады ахрысы. Баланы тыңлагач, эшнең катлаулырак икәнлеген аңладым. Рәхәтрәк дигәндә, оныгым алар кайтканда авылда яшәгән, әмма соңрак читкә киткән гаиләләрдәге дуслары белән уйнауны күздә тота икән. Хәзер Данилга иптәшкә бары энесе Данияр гына калып бара шул. Мәктәпкә йөрүче ике кыз бар, берсе быел мәктәпне тәмамлый. Бер бала бакчага йөри. Данил урамга уйнарга чыкса да ялгыз, мәктәпкә кичке түгәрәкләргә ялгызы бара-кайта.
Көтүгә чыгасы дигәндә дә бала уйлап, саннар кушып сөйли.
- Әби, хәзер авылдан көтүгә 20ләп кенә сыер чыга, сарыклар бөтенләй юк, ике-өч ел элек ай ярымга бер чыга идек, хәзер унбиш көн саен чыгасы. Печәнне әйләндереп покоска җыябыз гына - яңгыр ява. Шулай бер эшне дүртәр тапкыр эшлибез. Телевизордан "яңгыр булмый" димәсәләр, җыймый торыр идек бит.
Оныгымның тирәннән уйлап, салмак кына сөйләве мине шаклар катырды. Телсез калып, шактый вакыт сүзсез утырдым. Соңгы сүзләре, гомумән, сәер тойгылар уятты.
- Безнең шундый күп туганнарыбыз, күршеләребез үлде, алар шундый әйбәтләр иде. Бездән ерак түгел Алексей абый белән Миша абый яши иде. Алар гел кар көриләр иде. Ерак әби дә үлде, әнки-әби шәһәргә улы янына китте дә, хәзер кайтмый, ике ел инде. Әрсәнти абый да үлде...
Баланы тыңлаганда эсселе-суыклы булдым - 12 яшьлек сабый сөйли торган сүзләрме соң бу? Хәтеренә хәйран калдым: 60лап исемне атап, һәрберсенең үзенчәлекле ягын әйтеп чыкты!
- Әби, син үлмә, яме, минем бит бер әбием дә калмый аннары. Данияр "Ямаш" дигән сүз ишетүгә курткасын сөйрәп килеп җитә, сезгә алып баралар дип уйлый. Бер атна күрмәсәм, сагынам мин сезне. Үлгәч кире кайтармыйлар икән ул, әби. Җан гына кала да, үзен сагынып елаучыларга эндәшә дә алмыйча карап тора икән, эндәшсә дә күрмиләр, ишетмиләр икән аны...
Оныгым белән мондый сөйләшүгә әзер түгел идем мин. "Мин әле яшь, үлмим", - дисәм, ул санаган исемнәр арасында миннән яшьләр бик күп. Яше өчен гаять катлаулы проблемаларны уйлап, чишеп булмастай мәсьәлә алдында калган бит нарасыем.
"Беләсеңме, улым, бүген минем эшкә барасы көнем түгел икән, буталып киткәнмен. Әйдә, киен дә бераз урамда йөреп керик әле", - дидем мин аңа. Әле генә бик нык борчылып, чын-чынлап хәсрәтләнеп утырган оныгым, кояштай балкып: "Әби, чаңгы беләнме?" - дип, очып урыныннан күтәрелде. "Юк, улым, бүген җәяүләп экскурсия ясыйбыз". Соңгы көннәрдә бер җылытып, бер суытып торганлыктан кар өсте катып китте, батмыйча гына әллә кайларга кереп була. Данил иң элек бакча башында бер рәткә тезелгән ун төп баланның алтысының ни өчен җимешләре җыелмавы белән кызыксынды.
- Улым, ярдәм итү, бүлешү дигәнне беркайчан да онытма, - дип аңлаттым аңа. - Бик салкын кышлар була. Галәмәт суыкларда берничә төрле кош көтүләре белән ашарга эзли, вакытында тапмасалар, ачка үләләр. Безгә ун төп куакның икесендәге балан бик җитә, ә берсенең җимеше - күршеләргә, берсенеке - туганнарга, калган алтысындагылары - кошларга. Без барыбыз да табигать балалары, кемдер көчлерәк, акыллырак икән, ул ярдәмче дә булырга тиеш. Әнә, кара әле кечкенә бакчадагы алмагачларга, аларның өчесенең ботаклары әле дә алмалардан сыгылып тора. Аларны икенче төрле кошлар ашый - орлыкларын гына. Бу алмагачларның алмалары каты җилдә дә коелмый, авыруларга бирешми. "Кыргый алмагач" диләр аларны. Алар алмаларын кошлар килгәнче коймыйча саклый алалар. Җимлеккә салган орлыклар, җепкә элгән ит-майлар ялгыз кошлар өчен әйбәт ярдәм. Менә хәзер бу ике кисәк тозны су башнясы янына куябыз - аларны кыргый куяннар бик ярата.
Шулай итеп, сүзгә сүз ялганды. Миңа калса, хәзерге балалар нечкәрәк психикалы, нервлары да гел урында түгел. Бүгенге вәзгыять белән яшәгәндә, телевизор, интернеттагы галәмәтләрне авызлыкламаганда, алга таба хәлләр тагын да катлаулы булачак.
Үлем, үтерүләр, яшәү - гомумән, бик күп нәрсәләрне балалар белән алдан ук уртага салып сөйләшергә вакыт табарга кирәк. Ник дигәндә, тормышыбызга кирәкмәгән бик күп нәрсә бәреп керде. Бала һәр нәрсәгә әзерлекле булырга тиеш. Безнең шикелле гасырлар дәвамында: "Йомырка алдан барлыкка килгәнме, әллә тавыкмы?" - дип ми кайнатып йөрергә урын калмасын. Җавабы бар бит инде аның: һәр нәрсәне Аллаһыбыз яраткан, тавыгын да, йомыркасын да, алар икесе дә бер көндә барлыкка килгән, тик алга таба йомырка һәрчак тавыктан башка чеби чыгара алмаган. Алдагы гомерләрендә алар бер-берләренә нык берегеп, бергәләп яшәгәндә генә юкка чыкмауга хөкем ителгән нәрсәләр. Барчабыз кебек үк. Гадирәк уйларга кирәк, Пәйгамбәребез дә катлауландырырга кушмаган бит. Аллаһ безгә гомерне бурычка гына биреп тора, кайчан кире сораячагын да үзе генә белә. Һәр нәрсәне яраткан кебек, барчасын юкка чыгару да аның хөкемендә генә. Балалар дин дәресләрен мәктәптә беренче сыйныфта ук үзләштерә башласалар, курку, өметсезлек, кансызлык кебек хисләр күңелләрендә урын алмас, ә шәфкать, мәрхәмәт, хөрмәт, ярату, кечелеклелек аларны гомер буе җитәкләп барып, бик күп фаҗигаләрдән саклар иде. Вакыйгаларны дөрес аңлау, бәяләү өчен моның орлыгы бала җанына вакытында салынырга тиеш. Безнең бит гел вакытыбыз юк алар өчен. Һаман дөнья куабыз, күпләрдә тамак кайгысы өстенлек алса, калган өлешне карьера, байлык, нәфес үз кочагыннан чыгармый. Без күп нәрсә турында бала белән сөйләшергә әле иртә дип уйлап бик нык ялгышабыз. Ә ул аңлаганда инде соң була, баксаң, аның акылы инде формалашкан, уй юнәлеше кирәкмәс якка юл алган, үзгәртер өчен галәмәт күп көч, ихтыяр кирәк икән.
- Әби, Кытай дигән илдә кыз бала туасы булса, шундук юк итәләр икән, күп кешеләр ана мәче балаларын туу белән суга сала йә бүтәнчә үтерәләр диләр, нишләп алай ул?
Оныгымның әлеге соравыннан аягым сөртенеп китте, тамак төбенең чатнап кибүен сизеп, иелеп кар каптым. Саф, якты карашлы оныгымның күңел төпкелендә нинди утлар яна икән бит! "Йә, Ходам, тел байлыгы, җитез акыл, үтемле киңәш, дөрес сүзләр табарга ярдәм ит", - дип күңелемнән ялварып, оныгымны җитәкләдем. Сораулары аяусыз, ләкин син кечкенә әле, үскәч сөйләшербез дип булмый, җавап бүген үк кирәк. Озак сөйләштек без балакай белән. Өйгә кайтып чишенгәч, оныгымның: "Әби, ярый әле безнең бәхеткә син бар, бабай бар, име?" - дигән сүзләреннән күзләремә бөялгән яшьләрне күрсәтмәс өчен тәрәзәгә карап: "Әйе, балам, безнең бәхеткә сез бар, менә син янымда чакта, әти-әниең, бабаң, абыеңнар булганда минем яныма курыкмыйча бернинди чир дә килә алмый, шулай бит?" - дидем. Аннан аның: "Шулай булмыйча, әби, ишектән керер, тишектән чыгып таяр!" - дигән сүзләреннән, галәмәт җитди, батыр кыяфәтеннән тыела алмыйча көлеп җибәрдем. Ни генә дисәң дә сабый шул әле. Кичкә кадәр гел янымда бөтерелгән оныгыма карап: "Балаларга чын күңелдән аралашу бик кирәк, көннәр буе компьютер-планшеттан баш күтәрми утырулары игътибар җитмәүдән, аларның вакытларын дөрес бүләргә өйрәтмәүдән", - дигән нәтиҗәгә килдем. Интернеттан әллә ниләр күрсәләр дә, белсәләр дә, ахыргы саллы сорауны безгә бирәчәкләр алар, без моңа һәрчак әзер булырга тиешбез. Югыйсә, сорау да биреп тормаслар, гомер юлларыннан ялгыз гына атлап китәрләр. Сыерны саварга, киңәшмәгә, очрашуга, җыелышка, кунакка бармый калырга була, тик баланың бер генә соравын да игътибарсыз калдырмыйк, вакытында җавап бирергә вакыт табыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев