Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, шарлатаннар эше бу!

Күбегезгә соңгы вакытта менә шундый хатлар килә торгандыр. Үземә дә алырга туры килде. Аптыратты, ни дисәң дә, дөрес булмаса да, дин белән бәйле. Фикерләр өйрәнү өчен дусларыма, дини белемле кешеләргә җибәреп карадым. Фикерләр төрле, сезне дә таныштырам. Нияз Сабирҗанов, Олы Мәңгәр авылы: - Шарлатаннар эше бу! Моңа ышанырга ярамый. -...

Күбегезгә соңгы вакытта менә шундый хатлар килә торгандыр.

Үземә дә алырга туры килде. Аптыратты, ни дисәң дә, дөрес булмаса да, дин белән бәйле. Фикерләр өйрәнү өчен дусларыма, дини белемле кешеләргә җибәреп карадым. Фикерләр төрле, сезне дә таныштырам.

Нияз Сабирҗанов, Олы Мәңгәр авылы:

- Шарлатаннар эше бу! Моңа ышанырга ярамый.

- Альберт Шакиров, Казанда яшәүче якташыбыз, ТНВ да эшли:

- Мондый хатларга бик уңай карамыйм.Беренчедэн дин кузлегеннән карасак, Мохэммэт (С.Г.В.) пәйгамбәрнең исемендә нәкъ менэ (С.Г.В.) дигән сузлэрен тошереп калдыру ук шик тудыра. Кем һәм нинди ният белэн язганлыгы билгесез. Ә бәлкем суз бутән бер Мохәммәт, пәйгамбәр булмаган Мохәммәт турында барадыр? Алай булса нигә кирәк бу хәбәрне кешегә тарату? Дин тирәсендәге сузләр белән кешегә шом тарату бер дә килешә торган әйбер тугел. Мондый хәбәрләрнең берсен дә таратканым юк.

- Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин, Казан шәһәренең баш казые:

- Буш сүз бу, игътибар итмәгез!

Җаваплар күп һәм алар күбесе менә шундый. Мондый хатлар килсә, сез дә игътибар итмәгез.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев