Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр шигырь укырга ярата

21 нче март -ШИГЬРИЯТ көне! Шигыр сөючеләрне котлыйбыз һәм Рүзия Камаеваның берничә шигырен тәкьдим итәбез. Язучылар күп икәнен дә аңлагансыздыр инде... *** Яртысыннан артык гомер үткән, Бәлки үтелгәндер әрәмгә. Яши белеп яшәмәгәнмендер, Тик, яшәлгән инде, яшәлгән. Гөнаһлар да күптер инде өстә, Уразасы инде бозылган. Раббем, үзең кичерә күр, берүк, Тәһарәтсез...

21 нче март -ШИГЬРИЯТ көне! Шигыр сөючеләрне котлыйбыз һәм Рүзия Камаеваның берничә шигырен тәкьдим итәбез. Язучылар күп икәнен дә аңлагансыздыр инде...

***

Яртысыннан артык гомер үткән,

Бәлки үтелгәндер әрәмгә.

Яши белеп яшәмәгәнмендер,

Тик, яшәлгән инде, яшәлгән.

Гөнаһлар да күптер инде өстә,

Уразасы инде бозылган.

Раббем, үзең кичерә күр, берүк,

Тәһарәтсез дога кылынган.

Рухи байлыкларны талап алып,

Күмгәннәр дә тирән чокырга,

Үскәнбез шул атеистлар булып.

Хәзер азапланып чыгарга,

Үрмәләгән булып өскә таба,

Яктылыкка, алга карыйбыз.

Кояш күреп күзләр сукырая,

Дөрес юлны таба алмыйбыз.

Күпме тагын яшисе калгандыр,

Күпме инде гөнаһ җыелган?!

Бер Ходайга барлык өметләрем,

Дингә таба сукмак куелган.

Шул сукмактан таймый, адашмыйча

Барасы ла иде азакка.

Ярлыкауны сорыйм бер Алладан...

Азан моңы керә колакка.

***

Ниләр яздың икән миңа язмыш?

Гел кайгы- хәсрәт һәм тарлыкмы?

Әллә бәхет оныттымы икән

Бу дөньяда минем барлыкны?

Шатлыкларның сукмаклары бер дә

Төшмимени минем тарафка?

Нигә бер яктылык өстәлми соң

Минем моңнар баскан карашка?

Тирә юньне нурга күмгән чакта,

Минем почмак нигә караңгы?

Никләр болай кырыс сыныйсың син

Үзең гомер биргән балаңны?

Әле ярый өмет үлми җанда,

Ярый ла нык сабыр канатым.

Раббем, шунсына да рәхмәтлемен,

Анысын да ничә канаттым...

Нидә икән минем гаепләрем,

Нинди гөнаһ өчен сыналам?...

Якты өмет итеп яшим барыбер,

Бәхет бер килер дип ышанам...

Ышанам!!!

***

Сөюем ике канатлы

Күккә очар көчем бар.

Кочып сөяр, иңен куяр,

Яратырдай кешем бар.

Яшәргә көч биреп торган

Яндырырдай хисем бар.

Мәхәббәтемне бүлешер

Сөеп туймас кешем бар.

Уртак таңым, наз бүлешкән

Онытылмас кичем бар.

Җанымны ярып бирердәй

Мәңге сөяр кешем бар.

Күз яшьләремне сыйдырыр

Шатлык бүләр ишем бар.

Бәхетле итә алырдай

Сөелерлек кешем бар.

Рүзия Камаева *

** Ак күгәрчен оча һаваларда

Үз зарларын безгә сөйлиме?

Аның күңеле дә безнекедәй

Сагыш утларында көйриме?

Ак күгәрчен иңли һаваларны

Канат очларында җил йөри.

Сиңа булган сагыну сагышдардан

Җаным пыскып, яшерен койри.

Ак күгәрчен оча һаваларда

Зәңгәр күктә чиксез тирәнлек.

Бары үзем генә беләм сине

Ничек сөеп, янып көйгәнне.

Ак күгәрчен бизи һаваларны

Бәхет теләп очсын пар булып.

Кавышырга язсын бу җиһанда

Мәңге аерылмас яр булып.

Рүзия Камаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев