Әтнәләр суыкта утырмас
Суыкта утырмассыз Көз фасылына аяк басуга ел да бер күңелне борчыган мәсьәлә - ул да булса җылылык. Вакытында бирерләрме, балалар туңмаслармы... "Туңмаслар. Суыкта да утырмассыз..",- дип ышандыра район коммуналь хуҗалык идарәсе җитәкчесе Рамил Сәфәров. Үзәктәге элеккеге балалар бакчасына инде җылы бирелгән. Ә икенче балалар бакчасына җылы җибәрү тоткарлана, чөнки берничә...
Суыкта утырмассыз
Көз фасылына аяк басуга ел да бер күңелне борчыган мәсьәлә - ул да булса җылылык. Вакытында бирерләрме, балалар туңмаслармы... "Туңмаслар. Суыкта да утырмассыз..",- дип ышандыра район коммуналь хуҗалык идарәсе җитәкчесе Рамил Сәфәров. Үзәктәге элеккеге балалар бакчасына инде җылы бирелгән. Ә икенче балалар бакчасына җылы җибәрү тоткарлана, чөнки берничә оешманың җылыту үзәге берьюлы җибәрелә. Ә анысы өчен махсус карар кирәге хакында, көннәрнең тоташ 5 көн рәттән суык торуы зарурлыгыннан да сез хәбәрдар. "Операторларга имтихан бирдердек. 20 котельная безнең аша үтә, шуның тугызы - мәктәп, бу зур җаваплылык; үзебезнең белгечләр дә укып, имтихан тоттылар. Бүгенге көндә агымдагы вак-төяк эшләр генә калып бара. Дүшәмбе көнне район буенча җылылык бирүгә әзерлекне комиссия әгъзалары карап чыкты. Иң куандырганы: финанска терәлгән мәсьәлә юк",- дип ачыклык кертте җитәкче. Бар да яхшы булыр дип ышаныйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев