Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр татар телен камил белә

Җырдай моңлы татар теле Тел ананың терәге, Тел ананың баласына Иң кадерле бүләге. Кеше һава суламыйча яши алмаган кебек, милләт телсез яши алмый. Тел- милләт яшәешенең нигезе. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел- үзенең туган теле. Безнең туган телебез - татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы...

Җырдай моңлы татар теле

Тел ананың терәге,

Тел ананың баласына

Иң кадерле бүләге.

Кеше һава суламыйча яши алмаган кебек, милләт телсез яши алмый. Тел- милләт яшәешенең нигезе. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел- үзенең туган теле. Безнең туган телебез - татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул. Туган йортыбызның, авылыбызның, илебезнең матурлыгын, кадерен без иң элек телебез аркылы ишетәбез. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләрне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңландырган җырларыбызны туган тел аша тоемлыйбыз.

Белгәнебезчә, 21 нче февраь - Халыкара туган тел көне. Туган тел - ул халыкның гомерлек юлдашы, иң кадерле рухи хәзинәсе. Халык яшәсен өчен, аның туган теле яшәргә тиеш. Телнең яшәве өчен, аны кадерләп саклау, һәрьяклап үстерү кирәк.

Шушы уңайдан 20 нче февральдә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә бәйрәм булды. Бу бәйрәм елдагыча зур оешканлык белән үтте. Бәйрәмне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы һәм Кәбирова Гөлсем Сәлих кызы башлап йөрделәр һәм оештырдылар. Халыкара "Туган тел көненә" багышланган, 2 команда арасында "Тамчы-шоу" интеллектуаль күңел ачу уены үткәрелде. Ярыш 6-7 нче сыйныф укучылары арасында барды. "Тукай оныклары" һәм "Тел белгечләре" командалары чын күңелдән ярыштылар. Без, залда утырган балалар да, сорауларга җавапларны табып, командалар өчен җан атып утырдык. Бәйрәм барышында телгә бәйләнеше булган бик күп мәгълүматлар белән таныштык. Бәйрәмгә әзерлек алдан ук башланды. Китапханәчеләр (Әхмәдуллина Эльмира һәм Шәрәфиева Гөлфия) тарафыннан стена газетасы чыгарылды. Китапханәдә "Туган тел- бер генә..." дигән китап күргәзмәсе эшләде.

" Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый",- дип язган Фәнис Яруллин. Әйдәгез әле, әнә шул кыңгырауны ешрак чыңлатыйк. Без туган телебезне күз карасыдай саклыйк, аңа тугрылыклы булып, сүзләрне бозмыйча, саф татар телендә сөйләшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев