Әтнәләр, тавык-чебешкә субсидия алу шартлары шактый катлаулы
Тавыгыңа ничә яшь? Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының махсус карары нигезендә, 2016 елның 1 гыйварыннан 1 июньгә кадәр шәхси хуҗалыклар сатып алган кош-корт чыгымнарының бер өлешен дәүләт үз җилкәсенә алмакчы. Авыл кешесе хезмәткә күнеккән инде. Бер караңгыдан икенчесенә кадәр терлек-туар арасында кайнашырга туры килсә дә, зарланмаска тырыша. Эше күп булса да,...
Тавыгыңа ничә яшь?
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының махсус карары нигезендә, 2016 елның 1 гыйварыннан 1 июньгә кадәр шәхси хуҗалыклар сатып алган кош-корт чыгымнарының бер өлешен дәүләт үз җилкәсенә алмакчы.
Авыл кешесе хезмәткә күнеккән инде. Бер караңгыдан икенчесенә кадәр терлек-туар арасында кайнашырга туры килсә дә, зарланмаска тырыша. Эше күп булса да, үз ризыгың табынга килгәч, күңелле. Бигрәк тә кибет киштәсендәге ясалма яки төрле "катнашмалар" кушып җитештерелгән азык-төлекнең күләме генә түгел, бәясе дә арта барган бер вакытта. Соңгыларын сакларбызмы? Шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме юк дип тә әйтеп булмый. Статистика мәгълүматларына караганда, 2010 - 2015 елларда Татарстан авылларында күпләп терлек асраучыларга күрсәтелгән ярдәмнең күләме 2 миллиард сумнан артып китә. Гаҗәп, әмма факт: шул вакыт аралыгында төрле продукция, аерым алганда, сөт җитештерү күләме сизелерлек кимегән. Төгәлрәк әйткәндә, 2011 елда республика буенча җитештерелгән сөтнең 36,9 проценты шәхси хуҗалыклар өлеше булса, узган ел бу күрсәткеч 33,7 процентка калган. Хәтерегездә булса, елның беренче айларында республикада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган зона киңәшмәләрендә дә бу турыда җитди сөйләшүләр булып узды. Киңәшмәдә ассызыкланганча, эшләр болай дәвам иткәндә, кайбер районнарда якын елларда шәхси хуҗалыклардагы савым сыерларны "Кызыл китап"ка кертергә туры килмәгәе. Соңгы елларда 17 меңнән артык савым сыерның юкка чыгуын истә тотып әйтүем. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы өлкәсендә төрле яклап "рекорд" куючы Менделеевск районындагы шәхси хуҗалыклар соңгы елларда һәр икенче савым сыерын иткә озаткан. Эшләр болай барса, район авылларында якын елларда бер генә сыер да калмаска мөмкин бит?! Хәер, янәшәдәге Әгерҗе һәм Алабугада да күршеләреннән әллә ни калышмыйлар. Әлеге район авылларында һәр өченче савым сыеры юкка чыккан. Әгерҗе районы шәхси хуҗалыкларында савым сыерларның баш саны 1132гә кимегән. Тагын да аянычрагы: югалтулар сөт җитештерүдә республикада әйдәп баручы районнарны да әйләнеп узмаган. Кукмара районы шәхси хуҗалыкларында соңгы елларда "түбән тәгәрәү" - 1132 баш, ә Питрәч районы авылларында 1133 баш тәшкил итә. Мәшәкате дә аз түгел Дәүләт моңарчы да күпләп терлек-туар асраучы шәхси хуҗалыкларга кулдан килгәнчә ярдәм итте. Быел аның күләме 349 миллион сум булачак, диләр министрлыкта. Бер баш сыерга 3 мең сум күләмендә субсидия биреләчәк. Башкача ярдәм дә булыр, шәт. Тик авылда яшәүчеләр чыгым белән керем арасын яхшы чамалый шул. Печәне, саламы, фуражы, тагын әллә никадәрле кирәк-ярагына бәя арта торганда, кемнең тәүлек буена терлек абзарына бәйле булып яшисе килсен? Чыгымына күрә кереме дә артса, сүз дә әйтмәс идең. Әйтик, бүген шәхси хуҗалыкка сөтнең 1 килограммына 30 сум түләгәндә, авылда сыер асраучыларның саны әллә ни артмаса да, бу кадәрле үк кимемәс иде.
Сөт кенә түгел, ит, бәрәңге, йомырка һәм башка төр продукция җитештерү белән дә шул ук хәл. Инде килеп, шәхси хуҗалыкта асрала торган кош-корт өчен дәүләт ярдәменә күчик.
Сүз юк, әлеге карарны авыл халкы хуплап каршылый. Ни өчен дигәндә, башка терлеккә, әйтик, кәҗә асраган өчен дәүләт ярдәме булганда, ни өчен каз, үрдәк, тавык һәм башка төрле кош-корт өчен ярдәм булмаска тиеш? Вәгъдә ителгән субсидиянең күләме дә аз түгел. Нәселле күркә чебие яки каз бәбкәсе өчен бер башка 100 сумга кадәр, үрдәк бәбкәсенә - 80 сум, бройлер чебиенә 30 сум субсидия бирелә. Монысы яхшы. Тик менә субсидия алу шартлары гына шактый катлаулы икән шул.
Шәхси хуҗалыкка кош-кортның кайдан алынуы, яше, ничә баштан күпмесе калуы һәм тагын әллә нинди белешмәләр җыю мәрәкәсе белән очрашырга туры киләчәк. Нәселле бәбкә һәм чебиләрнең яше 1 айдан артмавы, саны 50-100 баштан ким булмавы, бары тик үзебезнең җитештерүчедән алынган булуы шарт. Моннан тыш, алыш-биреш документлары, ветеринария белешмәсе, сатып алынган кош-кортның хуҗалык исәбенә куелуы турында күчермә һәм башка төрле документлар кирәк булачак. Ярдәм алырга теләүчеләр тиешле барлык документларны 2016 елның 1 июненә кадәр авыл җирлегенә тапшырырга тиеш. Дәүләт субсидиясе алыр өчен махсус исәп-хисап булдырырга да кирәк, диләр. Кыскасы, һаман шул ук кәгазь боткасы килеп чыга. Бездә башкача мөмкин түгелдер инде, күрәсең...
("Ватаным Татарстан", /№ 39, 23.03.2016/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев