Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр әтиле булып үссеннәр

Ятимлек ачысын, сугыш афәтен берәү дә күрмәсен Илебез буенча бәйрәм атлый. Безнең авылда да Җиңү бәйрәмен һәр ел зур әзерлек белән, тантаналы итеп үткәрәләр. Ветераннар гына азая... Бәрәскәлеләр - бик бәхетле кешеләр. Монда "исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел" дигән сүзләр лозунг кына түгел. Май бәйрәмнәрендә зиратлар чистартылды, коймалары яңартыла....

Ятимлек ачысын, сугыш афәтен берәү дә күрмәсен

Илебез буенча бәйрәм атлый. Безнең авылда да Җиңү бәйрәмен һәр ел зур әзерлек белән, тантаналы итеп үткәрәләр. Ветераннар гына азая... Бәрәскәлеләр - бик бәхетле кешеләр. Монда "исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел" дигән сүзләр лозунг кына түгел. Май бәйрәмнәрендә зиратлар чистартылды, коймалары яңартыла. Бездә һәр кеше кадерле, бигрәк тә өлкәннәр. 8 мартта, өлкәннәр көнендә, Җинү бәйрәмендә, юбилейларда һәркайсыбызга котлау открыткасы гына түгел, йомшак сөлге, калын мамыктай юрган, тун-тулы пакетлар белән бүләк килә. Җиңүнең 70 еллыгына аерым бүләк - "Хәтердән җуелмас ул көннәр" исемле истәлек китабы, хәтирәләр китабы, ачы хәсрәтле тарих китабы - Җиңү яулап бирүчеләр, тылда хезмәт итүчеләр һәм сугыш елы балалары турында китап бүләк ителде. Ветераннар советы рәисе Садриева Сөембикә җитәкчелегендә бер елдан артык куелган хезмәт җимеше ул.

Материаль чыгымнарны һәрвакыттагыча хуҗалыгыбыз рәисе Хәйруллин Илгиз Вилдан улы күтәрде. Олылар турында мондый кайгыртулар -аның иманлы кеше булуында. Шул өлкән апаларның хәер-догалары, рәхмәтләре беләндер дә хуҗалыгыбыз бик матур күрсәткечләргә ирешә. Китап өстендә эшләгән чорда минем дә авыл кешеләренә карашым үзгәрде, ихтирамым артты. Беркөнне кызым Алия компьютерда диплом яза. Җыр куйган да елап тыңлый: Әтием "балакаем" дип, җан атып торуларың, Белсәгез рәхәтлекләрен әтиле булуларның. Якорь"Кызым, һаман елама инде, миңа да бик кыен бит!" - дим. "Әти дип әйтәсем килә ич!" - ди. 20 яшькә кадәр әти белән үскән бала әти дип елый. Ә сез, сугыш балалары, 2, 3, 11, 14 яшьлек сабыйлар әтиләрегезне сагынып, ач килеш, суык өйләрдә утырганда ничек әчигыланып елагансыздыр ... "Күрше кызының, малаеның әтисе сугыштан кайтты, минеке нишләп кайтмый?" - дип әниләрегезнең җаннарын өткәнсездер. Сез ничек түздегез? 3-4әр ятимне ач үлемнән алып калган, кеше иткән әниләрегез ничек түзгән икән? Үскәндә, әти кирәк вакытта кемнәргә сындыгыз?

Бу китап шул түзем, тырыш, батыр кешеләр турында. Минем әтием дә сугышта булган кеше. "Солдат ач булмады, кызым, иң җәфа чиккән кешеләр - авылдагы хатын-кызлар һәм балалар. Әле өстәвенә налог белән теңкәләренә тияләр иде", -дип сөйли иде. 9 май - Җиңү, 10 майда рәхәт тормыш башланмады бит әле. Сугыш елы балалары инде әби-бабайлар, күбесе вафат. Китапта аларның әтиләренең сүрәтләре. Бу инде фотография генә түгел! Балаларыгызга, оныкларыгызга горурланып "Бу минем әти!" дип күрсәтерлек тарих. Җиңү бәйрәмендә һәр кешенең күңелендә бер генә теләк: киләчәк буыннар әти дип әйтергә тилмермиче, әтиле булуының рәхәтен дә, кадерен дә белеп үссеннәр иде. Дөньялар тыныч булсын.

Гайнетдинова Фәридә Хезмәт ветераны Бәрәскә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев