Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр Тукай бәйрәменә әзерләнә

26 нчы апрель көнне татар дөньясы үзенең бөек улы - татар әдәбияты классигы, шагыйрь, тәнкыйтьче, публицист Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны зурлап билгеләп үтәчәк. Бу уңайдан районыбыз оешмалары да якташ шагыйребезнеҗ юбилеена зурлап билгеләп үтәргә җыеналар. Район үзәк китапханәсендә әлеге мөһим датага хәзерлек эшләре инде башланып та китте. "Уку...

26 нчы апрель көнне татар дөньясы үзенең бөек улы - татар әдәбияты классигы, шагыйрь, тәнкыйтьче, публицист Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны зурлап билгеләп үтәчәк. Бу уңайдан районыбыз оешмалары да якташ шагыйребезнеҗ юбилеена зурлап билгеләп үтәргә җыеналар. Район үзәк китапханәсендә әлеге мөһим датага хәзерлек эшләре инде башланып та китте.

"Уку залында шагыйрьнең тормышын һәм иҗат юлын чагылдыручы "Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай" дигән китап күргәзмәсе ачылды. 15 апрельдә китапханәбездә "Күңелләрдә Тукай сүзләре" исемле шигырь бәйгесе узачак. Бәйгегә 14 яшьтән өлкән булган шигырь сөюче райондашларыбызны көтеп калабыз. Моннан тыш укучыларыбыз игътибарына "Шагыйрь үткән юл" дип исемләнгән әдәби сәяхәт, "Тукай-сүнмәс йолдыз" әдәби викторинасы, Тукай укулары, китап күргәзмәләренә күзәтү, презентация һәм башка чаралар тәкъдим ителәчәк. Ә 26 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасы каршындагы мәйданда шагыйрьнең туган көненә багышланган төп чара - "Тукай бәйрәме" узачак. Тукайны укып үскән, Тукайны укып дөньяга күзебез ачылган, йөрәгендә Тукайга бетмәс хөрмәт йөрткән кадерле якташлар, бөек шагыйребезнең олуг юбилеен бергәләп каршы алыйк! Әдәби-мәдәни чараларыбыз рухи теләктәшлектә үтәр дигән өметтә калабыз!"- диләр китапханәчеләребез.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Бу уңайдан сезнең фикерләрегез ничек, нинди чаралар үтүен телисез, фикерләрегезне көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев