Әтнәләр, вакытында өлгерергә кирәк
Диспансерлаштыру турында сүз. Этәбез, төртәбез, барасыбыз килми, мең төрле сәбәбе дә табыла. Ә баргач, ярый әле тикшеренгәнбез, дип сөенәбез. Чөнки, уйламаган авыртулар килеп чыга һәм барысы да башлангыч стадиядә. Дәвалану мөмкинлеге бар, дигән сүз монысы, бигрәк тә яман шеш авыртуларына кагыла. Иң куркытканы да шул, безне генә түгел, табибларны да...
Диспансерлаштыру турында сүз. Этәбез, төртәбез, барасыбыз килми, мең төрле сәбәбе дә табыла. Ә баргач, ярый әле тикшеренгәнбез, дип сөенәбез. Чөнки, уйламаган авыртулар килеп чыга һәм барысы да башлангыч стадиядә. Дәвалану мөмкинлеге бар, дигән сүз монысы, бигрәк тә яман шеш авыртуларына кагыла.
Иң куркытканы да шул, безне генә түгел, табибларны да куркыта анысы. "Башта дәваласак җиңел, ишеткәч югалып калучылар күп, үләм икән, дип нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Медицина көчле хәзер, табиблар әйткәнне генә үтәп, Казанга җибәргәндә барып, дәвалану курслару узу, ышану, өметне өзмәү кирәк", - дип баш табиб Азат Гарипов гел әйтә.
Юкка гына язмыйм бу хакта, быелгы диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча да яман шеш авыртуы табылган очраклар бар. "2300 кеше сәламәтлеген тикшертергә тиеш иде быел диспансерлаштыру буенча 1878 үтте инде, калганнары үз чираты белән уза", - ди табиб Лилия Хәйруллина.
Яше буенча вакыты җиткән, диспансерлаштыру узучы 873 хатын-кызга маммография ясалган. 78 хатын-кызның анализлары шикле булып кайткач, алар Казанга барып кабат тикшеренү узган. Аллага шөкер, расланмаган. 1415 кешедән, эчэкнең халәтен тикшерү өчен, тизәк алынган. 114 кешенең анализы шик тудырган. 107се кабат тикшерелгән. 5 кешедә яман шеш чире табылган. "ПСА" дигән терминны да ишетеп беләсездер, монысы буенча ирләрнең мәни бизендәге авырту билгеләнә. 550 ир-ат тикшеренү узган, 32 кешенең анализы шикле булып, 27 се кабат тикшеренү узган. 3 ир-атта яман шеш табылган. Яман шеш табылучылар дәвалану курслары уза башлаган.
Сүрия МИНГАТИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев