Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр велосәяхәт ясады

Алдан хәбәр иткәнчә, Яшьләр көненә багышлап, 14 яшьтән өлкәнрәк райондашлар Шиһабетдин Мәрҗани музеена велосипедта барып кайттылар.

Сәгать 10нарда китеп, 13.00 сәгать узгач кире әйләнеп кайттылар безнең сәпидле туристлар. Әлеге велоэкскурсиядә 30 лап марафончы катнашты. Безне яхшы каршы алдылар. "Коймак белән чәй эчерттеләр. Бик күңелле булды", - диде оештыручыларның берсе Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин. Велоэкскурсия барысы 24 километр чамасы тәшкил иткән.

Монысы Яшьләр көненә багышланган чараның берсе генә. Хәзер ул 6 команда, хәтта Биектаудан килгән команда катнашында мини-футбол бәйгесе белән дәвам итә. Ә кичке 6.00дә "Туган ягым" паркында "Ачык микрофон" уза. Шулай итеп ул спорт ярышлары, концерт номерлары белән дәвам итеп, дискотека белән төгәлләнәчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев