Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр якташларының II дәрәҗә Изге Станислав ордены кавалеры булуы белән горурлана

ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Сибгат улы Хәкимов II дәрәҗә Изге Станислав ордены кавалеры булды. Ул Санкт-Петербургта «Династия Романовых и мусульмане империи» китабын презентацияләү чарасында тапшырылган. ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы Рафаил Хәкимов II дәрәҗә Изге Станислав Император һәм Патша ордены кавалеры...

ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Сибгат улы Хәкимов II дәрәҗә Изге Станислав ордены кавалеры булды.

Ул Санкт-Петербургта «Династия Романовых и мусульмане империи» китабын презентацияләү чарасында тапшырылган.

ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы Рафаил Хәкимов II дәрәҗә Изге Станислав Император һәм Патша ордены кавалеры булды. Орден 18 мартта Санкт-Петербургта «Династия Романовых и мусульмане империи» китабын презентацияләү чарасында тапшырылган. Орден белән бергә орден билгесен йөртергә хокук биргән грамотаны бөек княгиня Мария Владимировна имзалаган, аларны Бөек Император канцеляриясе директоры Александр Закатов тапшырган.

Император һәм Патша ордены булган Изге Станислав ордены Ватанның тарихи хәтерен һәм традицияләрен саклау эшендәге хезмәтләр өчен бирелә. Рафаил әфәнде Хәкимов билгеләп үткәнчә, бу орденны тапшыру Татарстан тарих фәненең Россия дәүләтчелеге тарихын яктыртуга зур өлеш керткәнен тану дигән сүз.

Әтнәләр дә якташларын олы бүләге белән котлыйлар һәм горурланалар. Сәламәт булыгыз, Рафаил Сибгат улы! Соңгы бүләгегез булмасын.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев