Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, якташыбыз Фәнис Җиһанша белән ресторанга бару мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз

Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша үзенең социаль челтәрләрдәге битләрендәге дуслары арасында конкурс оештырган. Конкурсның шарты - билет алып Г.Камал театрында "Хуҗа Насретдин" спектаклен (Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус) карау һәм шушы спектакль турында фикер җиткерү. Әлеге спектакльдә Фәнис Җиһанша Хуҗа Насретдин ролен башкара. Спектакльне Фәрит Бикчәнтәев куйган. Фәниснең социаль челтәрләрдәге...

Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша үзенең социаль челтәрләрдәге битләрендәге дуслары арасында конкурс оештырган. Конкурсның шарты - билет алып Г.Камал театрында "Хуҗа Насретдин" спектаклен (Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус) карау һәм шушы спектакль турында фикер җиткерү.

Әлеге спектакльдә Фәнис Җиһанша Хуҗа Насретдин ролен башкара. Спектакльне Фәрит Бикчәнтәев куйган.

Фәниснең социаль челтәрләрдәге бәйге турындагы игъланы астына спектакль турында иң оригиналь фикер язып куючыны Фәнис Җиһанша ресторанга кичке ашка чакыра. Чакырылучының теләге буенча, иртәнге яки көндезге аш булырга да мөмкин. "Мин моны үземә PR ясау өчен эшлим", - диде Фәнис Җиһанша Intertat.ru электрон газетасына.

Фәнис Җиһаншаның соңрак өстәлгән язуына караганда, әлеге конкурска Г.Камал театры директоры Илфир Якупов та кушылган. Җиңүчегә ул "110 еллык тарихы булган театрның алтын фондын тәшкил итүче спектакльләр тупланмасын" тапшырачак.

Тулырак мәгълүмат Фәниснең социаль челтәрләрдәге битләрендә.

Сүз уңаеннан, Фәнис Җиһанша театрының иң "виртуаль" артисты. Аның vk.дагы битендә 8229 дусты бар, facebookта - 5000. Инстаграмда әлеге акция турында игъланны бер тәүлек эчендә меңгә якын кеше караган.


Рузилә МӨХӘММӘТОВА

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/online.html?search=intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев