Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, янгын сүндерүгә киртә куймагыз

Һава торышы начар булу сәбәпле (кар, буран) Әтнә һәм Арча районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге авыл җирлекләре башлыкларын, оешма җитәкчеләрен төрле биналарга, су алу урыннарына килү юлларын вакытында кардан чистартып тору буенча тиешле чаралар күрергә өнди. Гражданнар! Биналарга керү юлларына, су ала торган урыннарга керү юлларына машиналарыгызны куймагыз! Янгын очрагы...

Һава торышы начар булу сәбәпле (кар, буран) Әтнә һәм Арча районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге авыл җирлекләре башлыкларын, оешма җитәкчеләрен төрле биналарга, су алу урыннарына килү юлларын вакытында кардан чистартып тору буенча тиешле чаралар күрергә өнди.

Гражданнар! Биналарга керү юлларына, су ала торган урыннарга керү юлларына машиналарыгызны куймагыз! Янгын очрагы килеп чыккан вакытта кардан чистартылмаган яки машиналар белән капланган юллар янгын сүндерү һәм медицина хезмәте машиналары үтеп керүгә тоткарлык тудыра. Шуның аркасында янгынны сүндерүгә юнәлдерелгән вакыт сузыла, мөлкәтне һәм кешеләрне янгыннан коткару кискен авырлаша, дип хәбәр итә бүлекнең дәүләт инспекторы Антон Сотов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев