Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, янгыннан сакланыйк

Яз белән бергә торак яки йорт-курада янгын чыгу куркынычы да арта.

Янгынның төп сәбәбе, элеккечә үк, ут белән саксыз эш итү. Язгы-җәйге чордагы янгыннарның шактые узган елгы коры үлән һәм саламны яндырганнан килеп чыга. Ни кызганыч, еш кына, бакча участоклары җыештырганда һәм табигатькә ял итәргә чыкканда учак ягалар. Нәтиҗәдә, ут күрше объектларга, агачлыкларга сикерә. Биредә җилнең көчен дә исәпкә алырга кирәк.

Төзек булмаган мич ягу да зур куркыныч тудыра. Кар, яңгыр, су, җил мичнең конструкциясен боза, аны ягу хәтәр була башлый. Шуңа күрә мичне һәрдаим тикшереп торыгыз, мичне агартып, ремонтлап торыгыз. Өч айга бер тапкыр гына булса да төтен юлларын корымснан чистартыгыз.

Электр чыбыкларын ялгыш монтажлау, электр приборларын дөрес кулланмау да янгын сәбәпчесе булып торалар. Соңгыларын кулланыр алдыннан һәрвакыт тикшерүне, бер кат күздән кичерүне гадәткә кертегез. Электр счетчикларында калибрланмаган "предохранитель"ләр кулланмагыз. Электр чыбыклары "сечение"се төрле булмасын. Электр челтәренә артык көчәнеш ясамагыз.

Тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез: коры үләнне яга күрмәгез, тәмәке төпчекләрен һәм кабызган шырпыны яхшылап сүндергәч кенә җиргә ташларга була.

Аерым янгын куркынычсызлыгы режимы гамәлдә вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнар 2000-4000 сум, вазифаи затлар - 15000-30000 сум, юридик затлар 400000-500000 сум күләмендә штраф түләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев