Әтнәләр, яшен һәм боз явуы мөмкин
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 14 июльдә, аязучан болытлы һава торышы саклана. Республика районнарында урыны белән яңгыр явачак. Аерым төбәкләрдә яшен һәм боз яву ихтималы бар. Яшен вакытында көньяк-көнбатыш тарафтан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәя. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 25-30,...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 14 июльдә, аязучан болытлы һава торышы саклана.
Республика районнарында урыны белән яңгыр явачак. Аерым төбәкләрдә яшен һәм боз яву ихтималы бар. Яшен вакытында көньяк-көнбатыш тарафтан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәя. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 25-30, Казанда - 28 градус җылы булачак.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/59956-yashenle-ya%D2%A3gyir-boz-yavuyi-k%D3%A9tel%D3%99.html
С.Мингатина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев