Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, язгы куркынычтан сакланыйк

Татарстанның "Гражданлык оборонасы турында"гы 80нче Федераль Законы үтәлеше турында"гы карарының 11нче пункты, шулай ук Татарстанның "Территорияләрне һәм халыкны гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында"гы Законы нигезендә, муниципаль берәмлекләрдә дә җитди эшчәнлек бара.

Язгы чорда ул аеруча су басу куркынычы белән бәйле. Биредә карның тиз эрүе төп хәтәрләрнең берсе. Бу хакта МЧСның җирле җитәкчесе Илнур Гиндуллин һәм авыл җирлеге вәкилләре белән сөйләштек.

Аңлашылганча, күп очракта кеше үзе - аның куркынычка җитди карамавы, ваемсызлыгы, бу өлкәдә элементар белеме булмау гаепле. Шуңа күрә иң мөһиме - кешенең теләсә-нинди экстремаль хәлләргә әзер булуы. "Роботка әйләнеп": "Хәбәр бирмәделәр бит әле", дип тормаска кирәк.

"Язгы су басу куркынычына яхшы хуҗа алдан ук әзер була", - диләр җирле җитәкчеләр беравыздан. Ягъни территорияне кардан чистарта, канаулар казып куя, кирәк булса су кермәсен өчен дамба өеп куя. Өстәвенә синоптиклар фаразына һәрдаим колак сала. "Аннан соң, янәшәдә, күршедә генә яшәүче ялгыз әби-бабайлар бардыр. Аларны да кисәтү кирәк", - диләр җирле хакимият вәкилләре. Вакыт тыгыз булмаса, балаларны куркынычсыз урынга күчерергә, документларны пакетка төреп ышанычлы урынга, мәсәлән, кием астына, бикләнә торган кесәгә тыгу, кыйммәтле әйберләрне коткарырга тырышу урынлы.

Авылда яшәүче хуҗалыгында терлек, кош-корт булмыйча калмый. Кош-кортны чормага менгереп, этләрне чылбырдан ычкындыру урынлы булыр. Ә инде эре малларны биегрәк урынга күчереп бәйләү отышлы. "Су өегезгә якын ук килсә, электрны өзегез, эчәргә яраклы су туплап, баздан ашамлыкларны чыгарып куегыз", - дигән фикердә алар.

"Әгәр дә тирән һәм агым суга эләксәгез, өстегездәге авыр киемнәрне һәм аяк киемнәрен салып атыгыз, агымга ияреп агыгыз. Иө мөһиме - паникага бирелмәгез, ул - төп дошман. Ә инде соңыннан җылы душ, сауна кабул итәргә, коры җылы кием кияргә, кайнар аш кабул итәргә була. Аеруча күкрәк һәм арканы җылытырга кирәк.

Язгы куркыныч буенча менә шундый мәгълүматлар тупладык. Бу мәкаләне җәйге чорда кешене нинди куркынычлар көтә һәм алардан котылу юллары турында язып дәвам итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев