Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнәләр җыештырмыйлар икән, штраф салыгыз!”

Кисәтү "Әтнәләр җыештырмыйлар икән, штраф салыгыз!" Күп яза торгач, бу сүзләргә ияләнгәнсездер. Чөнки ел да язабыз, тик быел әйтелеп кенә калмаячак. Дүшәмбе киңәшмәсендә районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов әнә шулай диде. Сүрия МИНГАТИНА Олы Әтнә авыл җирлегендә яшәүчеләргә генә әйтелмәде бу сүзләр, барлык район халкына кагыла. Һәркем үз әйләнә-тирәсен җыештырырга тиеш,...

Кисәтү

"Әтнәләр җыештырмыйлар икән, штраф салыгыз!"

Күп яза торгач, бу сүзләргә ияләнгәнсездер. Чөнки ел да язабыз, тик быел әйтелеп кенә калмаячак. Дүшәмбе киңәшмәсендә районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов әнә шулай диде.

Сүрия МИНГАТИНА

Олы Әтнә авыл җирлегендә яшәүчеләргә генә әйтелмәде бу сүзләр, барлык район халкына кагыла. Һәркем үз әйләнә-тирәсен җыештырырга тиеш, авыл эчендә, елга, ермак буйларында барлыкка килгән чүплекләр дә алынсын. Чисталык икеайлыгы башланганын хәбәр иттек, республика районнарының җирләрен вертолеттан карап тикшерәләр. Тыңламаучыларга төзелгән протоколлар да республика югарылыгында исәпкә алына. Мәсьәлә җитди.

Әлеге эшкә җаваплылар билгеләнде, һәр авыл җирлеге башлыгы үз биләмәсе өчен җаваплы. Алар белән район башкарма комитеты рәисе урынбасары Наил Сибагатов җитәкчелек итә. Урамнар, капка аллары, бакча башлары карала. Тикшерү барган көндә такталар, таш-комнар алынмаган булса, кулыгызда төзелеш барганга җитәкчеләр тарафыннан бирелгән рөхсәт кәгазе булсын, булмаса, протокол төзелә. Әлеге протоколларны район башкарма комитеты каршында эшләүче административ комиссия карап, штраф сала. Ә штраф суммасы 2000 сумнан алып 5000 сумга кадәр. Аз түгеллеге кесәңнән чыгарып түләгәндә беленә.

Олы Әтнә авылында әлеге комиссия үз эшен башлады. "Дүшәмбе көнне урамнарны карый башладык. Кисәттек. Вакыт бирдек...", - ди Олы Әтнә авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Мөхәммәтшин. Газетада бу мәкалә басылганнан соң вакыт та бирелмәскә мөмкин, чөнки бу язма - үзе кисәтү. Җыештырабыз. Техникум укучылары да, мәктәп балалары да, оешма эшчеләре дә. Урамнар, су буйлары, чишмә яннары әнә шулай чистартыла. Үзебез чүпләгәнне җыябыз, чүпләмичә дә яшәп була югыйсә... өйрәнеп кенә җитә алмыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев