Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, "Йолдызлык-2016"ның соңгы гала-концерты булды

Татарстан республикасы - талантларга бай төбәк. Бу - табигый күренеш, чөнки бездә төрледән-төрле балалар конкурслары оештырылып килә. Сәләтлеләрне кечкенәдән барлап, аларга ярдәм итү, олы сәнгать төшенчәсен аңлату дәүләт дәрәҗәсендә алып барыла, дисәк тә, һич кенә дә арттыру булмас. «Созвездие-Йолдызлык» республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестивале моңа ачык мисал булып тора....

Татарстан республикасы - талантларга бай төбәк. Бу - табигый күренеш, чөнки бездә төрледән-төрле балалар конкурслары оештырылып килә. Сәләтлеләрне кечкенәдән барлап, аларга ярдәм итү, олы сәнгать төшенчәсен аңлату дәүләт дәрәҗәсендә алып барыла, дисәк тә, һич кенә дә арттыру булмас. «Созвездие-Йолдызлык» республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестивале моңа ачык мисал булып тора. Уналтынчы тапкыр оештырылган проект Татарстан Президенты ярдәмендә башкарыла. Фестивальнең быелгы финал гала-концерты «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында булып узды. "Йолдызлык" фестивалендә җиңүчеләрне котларга Татарстан җитәкчелеге һәм башка абруйлы шәхесләр килде. Шулай ук, Россия Президентының балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов та быелгы лауреатларны котлады. Бәйрәм концерты балаларның үзенчәлекле чыгышлары белән үрелеп барды. Үзләрен иң яхшы җыр, бию, нәфис сүз осталары дип танытканнарга истәлекле бүләкләр, дипломнар да тапшырылды. Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев