Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләргә күрмәгәнне күрсәттеләр

Күптәннән бертөрле яшәргә күнеккән идек инде. Ияләнеп тә киткәнбез. Үзеңә игътибар итә башласалар да башта сәеррәк була икән, аннан соң ияләнә башлыйсың. Менә ничәнче бәйрәмне үзебезне кеше итеп сизеп каршылыйбыз. 8 март алдыннан да "Шахтер" хуҗалыгы рәисе Габделәнәс Хәкимов безгә бүләкләр өләште. Үзебезнең авыл җирлеге рәисе Рәшит Хөснетдинов та барыбызны...

Күптәннән бертөрле яшәргә күнеккән идек инде. Ияләнеп тә киткәнбез. Үзеңә игътибар итә башласалар да башта сәеррәк була икән, аннан соң ияләнә башлыйсың. Менә ничәнче бәйрәмне үзебезне кеше итеп сизеп каршылыйбыз. 8 март алдыннан да "Шахтер" хуҗалыгы рәисе Габделәнәс Хәкимов безгә бүләкләр өләште. Үзебезнең авыл җирлеге рәисе Рәшит Хөснетдинов та барыбызны да котлап, изге теләкләрен җиткерде.

Бәйрәмгә Фидарис, Рузалия Муртазиннар концерт белән килделәр. Бушлай концерт карап, күңел ачтык. Монысы да хуҗалыгыбыз бүләге булды. Рәхәтләнеп ял иттек.

Алган тәэсирләрдән арынып та бетә алмадык, 12 нче март көнне үзебезнең мәдәният йорты директоры Райлә Хәйруллина укытучылар белән бергәләп "Урам бәйрәме" үткәрде. Андагы күңеллелек, мондыйны күргән юк иде. Югары Сәрдәнең урамнары шау-гөр килеп торды, нинди генә уеннар уйнамадык, казан белән пылау пешерделәр. Чәй, тәм-томнардан авыз иттек. Тагын күңел ачтык.

Хәзер уйлап йөрим, ял итүен иттек, оештыручыларга үзләре кебек зурлап рәхмәт әйтергә дә оныттык. Авыл урамында очрашабыз да, шул хакта сөйләшәбез. Соңга калып булса да, кечкенә генә авылыбызны зурлап, аның кешеләренә хөрмәт күрсәткәннәре өчен без сөенеп бетә алмыйбыз. Һәркайсыгыз исән-сау эшләгез, гаилә бәхетендә кадерле булып яшәргә насыйп булсын.

Нурия БАЯЗИТОВА,

Югары Сәрдә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев