Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләргә татар каналы кирәк

Татар каналы бетәчәкме әллә? Әгәр федераль үзәк йөз белән борылмаса, инде 2018 елда телевизор аша "Татарстан - Яңа Гасыр" каналын карый алмаячакбыз. Ул түләүлегә әверелергә мөмкин. Мәскәү бушлай телевизион мультиплекска урыс булмаган каналларны керттертми. Римма Бикмөхәммәтова 2018 елдан телевизион эфир башка ысул белән эшли башлаячак. Цифрлы телевидениегә күчү сәбәпле, ул...

Татар каналы бетәчәкме әллә?

Әгәр федераль үзәк йөз белән борылмаса, инде 2018 елда телевизор аша "Татарстан - Яңа Гасыр" каналын карый алмаячакбыз. Ул түләүлегә әверелергә мөмкин. Мәскәү бушлай телевизион мультиплекска урыс булмаган каналларны керттертми.

Римма Бикмөхәммәтова

2018 елдан телевизион эфир башка ысул белән эшли башлаячак. Цифрлы телевидениегә күчү сәбәпле, ул тагын да яхшы сыйфатта эшли башлаячак дип вәгъдә итәләр. Әмма татарча тапшырулар карый алырбызмы, юкмы - бусы билгесез. Ике мультиплекска 20шәр федераль канал тупланачак. Аларны тамашачылар бушлай, бернинди каршылыксыз карый алачак. Өченче мультиплекс та була, ул бары тик күңел ачу каналларыннан гына торачак. Боларын да бушлай карарга мөмкинлек тудырылачак. Һәм иң кызыгы - өч мультиплексның берсендә дә урыс булмаган каналларга урын табылмады. Мәскәү моны үзе кабул иткән канун нигезендә башкарды. (Шулай инде, Мәскәүгә кирәкме соң татарча сөйли торган телевидение?!) Телевизион экраннан туган телнең югалуы, үз телендә тапшырулар әзерләгән урыс булмаган һәр халыкка яный. Дөрес, башта һәр мультиплекста төбәкнең ике һәм муниципалитетка караучы бер канал да керергә тиеш иде. Әмма аңа кайбер депутатлар (аеруча ЛДПРчылар тырышлык салды) каршы чыкты һәм төбәкләрдәге каналларга кабель яки спутник аша гына эшләргә тәкъдим ителде. Тик бу очракта каналны карыйм дисәң, кесәдән акча чыгырып салырга туры киләчәк. Ярый, бездә - Татарстанда кабель сузылган, ди. Ә менә Саха, Ханты-Мансилар зар елый, авыл аралары бер-берсеннән ерак, бер канал да чыбык сузып йөрмәячәк, чыгымнарын каплый алмаячак, дип аңлаталар. Аннары, туктагыз әле, Россия Конституциясендә Россиядә һәр кеше үз телендә мәгълүмат алырга хокуклы, дип язылган икән, ник әле дәүләтнең өч мультиплексына татар белән башкортның милли каналлары кермәскә тиеш, ди?! Безнең дә ана телебездә хәбәрләрне дә, концерт-спектакльләрне дә карарга хокукыбыз бар. Ник Мәскәү шушыңа да күпсенә? Шушы көннәрдә 12 млн аудиторияне колачлаган төбәкләрдә эшләүче милли телеканалларның язмышы хакында Татарстанның "ТНВ", Башкортстанның "БСТ", Саханың "НВК", Ханты-Мансийскиның "Югра" телекомпания башлыклары Казанда очрашып сөйләште.

Алар федераль үзәккә ачык хат белән мөрәҗәгать итте. РФ Дәүләт Думасы, РФ Федерация Советы, РФ Президенты Администрациясе, РФ Хөкүмәтенең телерадиовещание үсеше комиссиясе, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникация министры, төбәк парламентларына юлланган хатта: "Телевидениене цифралаштыру ерак авылларда яшәп, 2-3 канал гына карарга мәҗбүр булган һәм шәһәрдә күп канал карый алучылар арасындагы тигезсезлекне юкка чыгарырга тиеш иде. Әмма яңа ысул белән эшли башлау, киресенчә, хокукларны боза булып чыга. Бу аеруча милли республикаларга кагыла. Республика халыклары, Россиядәге милләттәшләр туган телендә тапшырулар караудан мәхрүм калачак. Татар, башкорт, саха, удмурт, чуашларның һ.б. ана телендә мәгълүмат алу хокуклары бозыла", - диелә. Милли каналлар башлыклары массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы федераль законга үзгәреш кертелергә тиеш, дигән бердәм фикердә тора. Өстәмә маддәләр булган очракта төбәкләрдәге милли каналлар, мультиплексларга кертелеп, тамашачылар өчен каршылыксыз бушлай эшли алачак. "Ярар, безнең каналлар беренче мультиплекска эләкмәсен, ди, ләкин икенчесенә дә, өченчесенә дә ризабыз. Законны үзгәртер өчен ихтыяр көче генә кирәк. Бүтән берни кирәкми. Барлык милли каналларның да ешлыклары да алынган, эшләргә мөмкинлек тә, куәт тә бар. Бары тик карар булуы кирәк", - ди "ТНВ" телерадиокомпания генераль директоры Илшат Әминов.

Мәскәүнең әлегә җавабы юк. Әмма өметсез шайтан гына. Төбәкләрдәге эшләүче милли каналларга ябылу янаганда, Татарстан депутатлары соңгы көнне булса да Федераль законга үзгәрешләр керттерүгә ирешеп, коткарып калды. "Мәйдан", "Туган тел", "TMTV", "Курай" эшләвен дәвам иттерә. Бу юлы да Мәскәү мәсьәләне игътибарсыз калдырмас дип ышаныйк.

("Ватаным Татарстан", /№ 41, 26.03.2016/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев