Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләргә ялгану мәҗбүриме

Ялгану мәҗбүриме? Агымдагы елның 1 апреленнән алкоголь продукциясе сатып алу турындагы мәгълүматлар товар белән тәэмин итүчедән кергән очракта гына ЕГАИС тарафыннан теркәлә. Дәүләт алкогольинспекциясенең Арча территориаль органыннан бу хакта аңлатма бирүен сорадык. - Иң элек ЕГАИС атамасының нәрсә аңлатуын әйтеп узсагыз иде? - Ул - этил спирты, алкоголь һәм составында...

Ялгану мәҗбүриме?
Агымдагы елның 1 апреленнән алкоголь продукциясе сатып алу турындагы мәгълүматлар товар белән тәэмин итүчедән кергән очракта гына ЕГАИС тарафыннан теркәлә. Дәүләт алкогольинспекциясенең Арча территориаль органыннан бу хакта аңлатма бирүен сорадык.
- Иң элек ЕГАИС атамасының нәрсә аңлатуын әйтеп узсагыз иде?
- Ул - этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция әйләнешен һәм аны җитештерү күләмен учетка алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасы.
- Димәк, аңа ялгану мәҗбүри?
- ЕГАИС буенча законнарны үтәмәгән очракта Россиянең Административ кодексы нигезендә административ җаваплылык каралган. Шуңа күрә ТР Дәүләт алкогольинспекциясенең айлык мәгълүматлар форматында да, Россия алькоголькөйләү форматының кварталлык декларацияләрендә дә алкоголь продукция алуыгыз турындагы мәгълүматларыгыз дөрес булсын өчен, ул мәгълүматларны алкоголь продукция сатучы биргән беренчел документлар, шулай ук ЕГАИС мәгълүматлары белән чагыштырыгыз.
- Әгәр дә ул мәгълүматлар дөрес булмаса?
- Әгәр айлык мәгълүматларыгыз - гыйнвар, февраль айларыныкы дөрес булмаса, март аеныкына тиешле төзәтмәләр кертегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев