Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрне аягурә карадылар

Чыгышым белән Кече Әтнәдән мин, хәзер Югары Осланда яшим. Габдулла Тукай исемендәге театр Казанның Галиәскәр Камал сәхнәсендә спектакль сәхнәләштерә диделәр - куанып бардым. Гади генә итеп "Бик ошаттым" дию бөтен уй-кичерешләремне чагылдыра да алмас. "Гүзәлем Әсәл"нең төп геройлары - Гүзәл Гафарова, Фаяз Хөсәенов, Айдар Вәлиевне әлегә кадәр искә алабыз. Тамашачы...

Чыгышым белән Кече Әтнәдән мин, хәзер Югары Осланда яшим. Габдулла Тукай исемендәге театр Казанның Галиәскәр Камал сәхнәсендә спектакль сәхнәләштерә диделәр - куанып бардым. Гади генә итеп "Бик ошаттым" дию бөтен уй-кичерешләремне чагылдыра да алмас. "Гүзәлем Әсәл"нең төп геройлары - Гүзәл Гафарова, Фаяз Хөсәенов, Айдар Вәлиевне әлегә кадәр искә алабыз. Тамашачы бик күп иде, хәтта аягурә басып караучылар да булды. "Гүзәлем Әсәл"не зур җитәкчеләрнең дә тамаша кылуы күңелгә аеруча хуш килде.

Тагын бер кат инандым - Әтнә театры артистларының һәрберсе югары осталыкка ия. Рәхмәт аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев