Әтнәләрнең беренче мәхәббәте
Кышкы зәмһәрир суык көннәрнең берсендә тулай торакка өс- башын ак бәс сарган егет килеп кергәч Мәвлия әллә нишләп китте. Тәне буйлап эсселе-суыклы дулкын сыйпап узды. Бер карауда гашыйк булу өчен җиде секунд вакыт җитә диләр. Вахтер апа Фирдәүсәнең кыштыр-кыштыр иске башмакларын өстерәп килгән тавышын ишетеп, икесе дә сөйләшүдән шым булдылар....
Кышкы зәмһәрир суык көннәрнең берсендә тулай торакка өс- башын ак бәс сарган егет килеп кергәч Мәвлия әллә нишләп китте.
Тәне буйлап эсселе-суыклы дулкын сыйпап узды. Бер карауда гашыйк булу өчен җиде секунд вакыт җитә диләр. Вахтер апа Фирдәүсәнең кыштыр-кыштыр иске башмакларын өстерәп килгән тавышын ишетеп, икесе дә сөйләшүдән шым булдылар.
- Кемгә керәсең энем? Дукаминтларың бармы, кайсы бүлмәгә дим?.. - диде бер-бер артлы сораулар биреп.
Бу вакытта Мәвлия белән Илһам күз карашлары белән аңлаша иделәр.
- Өченче этажга мин апа, абый янына керәм, - диде егет кызарып.Йөрәккә әмер биреп булмый шул, кыз үзенең ничек гашыйк булуын сизми дә калды. Илһамның да күзе төште кызга. Сирәк кенә булса да очраша башладылар. Кышлар узып ямьле җәй айлары да җитте, Мәвлия Илһамнан башка яшәүне күз алдына да китерә алмый башлады. Мәхәббәт ятьмәсенә ничек кереп чорналып, чыгу юлын тапмый йөргән көннәрдә Илһамның абыйсының хатыны хәбәр җиткерде:
- Мәвлия, нигә болай үз-үзеңне газаплыйсың син, безнең Илһам яшь бит әле. Кайнана да улыннан олы кызга өйләнергә рөхсәт итмәячәк.Ләкин сер итеп кенә әйтәм үзеңә, аның синнән башка да йөргән кызлары бик күп. Җитмәсә, берсе авырлы да ди әле, эшләр зурга киткәнче өйләндерик булмаса, диләр.
Мәвлиянең тәнен ток суккандай калтырата, кызыштыра башлады.Эчендә кайнаган җан ачысына түзә алмый бүлмәсенә кереп китте, мендәргә капланып үкси-үкси елап шешенеп бетте. Яшәүдә гаме калмады. Дөресме икән бу сүзләр, дип әрнеде йөрәк. Дөрестер... хәер үзем гаепле, йөрәктәге хисләргә ашкынырга ирек бирмәскә, йөгәнләргә иде. Үзеңнән берничә яшькә кече егеткә гашыйк булып бәхетле булмаячагын аңлый иде бит ул. Көндезләрен дуслары белән елмаеп-көлеп сөйләшсә дә, кара төнгә кергәч мендәр почмагын тешләп елап чыкты кыз. Мәвлия Илһамны онытырга теләп аның белән сөйләшмәскә, килгән көннәрдә дә очрашмаска тырышты. Мөлдерәп тулган күз яшьләрен күрсәтмичә иреннәрен тешләп канатып бетерә иде. Берничә ай газапланып, бераз тынычлана төшкәч иптәш кызы Ләйсән белән дискотекага чыгып киттеләр. Зал уртасына чыгып дәртле музыкага шашынып биергә кереште кызлар. Тартынып кына янына килеп бии башлаган егет танышырга теләк белдерде. Онытылу өчен бердәнбер чара иде бу. Егет үзен Рамил дип таныштырды. Берничә атна очрашкач, Рамил белән Мәвлия бергә яши дә башладылар.Кыз нинди авырлыклар килсә дә түзеп, гаиләне таркатмыйча яшәргә карар кылды. Яшь ир хатынының бер алдына бер артына төшеп, һәр капризларын үтәп йөрсә дә, үзен яратмавын сизгәндер. Беркөн калмастан кино-театрларга, кафеларга йөрделәр. Бер сәбәпсездән кочак-кочак чәчәкләр, кыйммәтле бүләкләр ташыды гашыйк ир. Мәвлия авырга узгач ЗАГСка барып язылышып, законлы ир белән хатын булып яши башладылар. Бәби туарга санаулы көннәр калып барганда ире эштән исереп кайтты. Карап торышка басынкы, юаш кына күренсә дә, әйткәләшергә оста иде шул. Аекның уенда - исерекнең телендә дип бик белеп әйткәннәр. Бу аңлашуны күптән көткән иде хатын. «Мәвлия утыр әле, син мине яратмыйсың бит. Мин күрәм, тоям. Хөрмәт итәсең рәхмәт, ләкин синең йөрәген таш бит... Ташлама инде син мине яме, баланы да ятим итмик, аның гаебе юк бит», диеп мыгырдана-мыгырдана өстәл почмагына башын салып йоклап китте Рамил. Мәвлиянең бу сүзләргә исе дә китмәде. Карынында тибенгән баласын назлап-сыпырып өстәл җыярга кереште. Көннән-көн усаллана, көнләшә башлады ире. Кухняда иптәш хатыннар белән сөйләшкән сүзләргә дә бәйләнеп интектерде, элек йөргән егетләрне дә эт итеп сүкте. Хатынын үзен ташлап китәр дип курыкты. Яңа елны каршылап ун көннәр узгач Мәвлия тупырдап торган ир малай алып кайтты. Бар мәхаббәтен назын улына бирде яшь ана. Берничә айдан Рамил хатыны белән улын алып авылга кайтып төпләнде. Рамилнең тиз генә җыенып авылга күченү сәбәбен Мәвлия берничә елдан соң очраклы рәвештә генә ишетте. Классташлары белән эчеп утырганда мактанып, тулай торактагы күрше кыз белән йоклап йөргәнен сөйләгән. Хатынга ишетелгәнче кайтып киттек, дигән. Без капчыкта ятмый шул...
Вакыт узу белән ир үзгәрде, эчеп кайтса да кул күтәрмәде, ләкин теләсә-нәрсә әйтеп каһәрләде. Ире исереп йоклап киткән көннәрдә йөрәк хисләрен кагәзь битләренә терки барды, төннәр буе хикәяләр язды. Бер кочак тормыштан алынган язмаларын район газеталарына юллый барды. Җир йөзендә мең төрле кеше, төрле характер шул, кайберсе үзеннән чыгып та уйлый. Үз башыннан кайгы-хәсрәт узганнары сине аңлап хәлеңә керергә тырыша, мәрхәмәтле була. Кешенең намус белән эшләп тапкан малыннан көнләшеп, нишләргә белмәгән кара эчлеләре дә бик күп. Андыйлары синең баскан эзеңнән атлап, кайчан абыныр икән дип көтеп йөри, мәкерле уйларын тормышка ашырырга тырышып гайбәт сата.
Гомер буе беренче мәхәббәте Илһамны уйлап яшәде ул. Кайчан да булса, кайда да булса очрашу насыйп булыр дип хыялланды. Редакциядән чыккач шәһәр урамнары буйлап озак йөрергә гадәтләнде. Кеше энә түгел бит югалырга, язмыш очраштырыр безне дип юрады. Илһам да аны чынлап яраткан булса эзләр идеме икән? Бәлки оныткандыр да инде. Баласы да үсеп беткәндер... Бала хакына мәхәббәтеңне корбан итә аласыңмы, дип сорасалар, хәзер ничек җавап бирер иде икән Мәвлия.Элек ничек әйтсә, хәзер дә шулай әйтер идеме икән. Әллә мәхәббәттән үзең баш тарттың бит, җәза буларак йөрәгең ташка әверелсен дидеме икән Ходай. Очсыз-кырыйсыз уйлары тынгылык бирми Мәвлиягә. Талгын гына авылына кайтып барган автобус кисәк туктап кешеләрне төшерде. Кич тә җитеп килә, кай арада таң ата да кич була да куя. Көтү кайтыр, сыерлар савып сөт аерасы барын, авыл халкының бетмәс-төкәнмәс эшләнәсе эшләрен уйлап кайтты хатын. Яңа пешкән икмәк өстенә әле генә аерган каймак сылап, аякларын болгый-болгый чәй эчеп утырган малайларын күз алдына китереп үз алдына елмаеп куйды Мәвлия.
Мәхәббәткә юллар урау булсалар да, сулар кирегә акмаслар шул инде. Дистә еллар узып китсәләр дә очрашулар насыйп булмады. Гомерем буе сине генә уйлап яшәсәм дә, бу дөньяда синең барлыгыңны белеп яшәүләре үзе бер бәхет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев