Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрнең дә хезмәт хакы күтәрелерме

Хәтерләсәгез, 2015 елда россиялеләрнең еллык керемнәре күләме шактый кимегән иде. Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында исә "Агымдагы елда бу хәл кабатланмаячак", - дип ышандыралар. Бу турыда Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдергән. - Узган ел, чыннан да, халыкның хезмәт хаклары кискен генә түбән тәгәрәде. Тик 2016...

Хәтерләсәгез, 2015 елда россиялеләрнең еллык керемнәре күләме шактый кимегән иде. Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында исә "Агымдагы елда бу хәл кабатланмаячак", - дип ышандыралар.


Бу турыда Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдергән.


- Узган ел, чыннан да, халыкның хезмәт хаклары кискен генә түбән тәгәрәде. Тик 2016 елда мондый хәл күзәтелмәячәк. Әле алай гына да түгел, агымдагы елда хезмәт хаклары әкрен генә үсә башларга мөмкин яисә инде күрсәткечләр узган ел дәрәҗәсендә сакланачак, - дип ассызыклаган министр.


Шулай да, агымдагы елның өч аенда россиялеләрнең кулга ала торган хезмәт хаклары бераз кимегән икән.


- Чыннан да, 2016 елның өч ае нәтиҗәләре буенча хезмәт хаклары узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 2 процентка кимеде. Әгәр дә инде февраль һәм март нәтиҗәләрен чагыштырсак, әлеге күрсәткечнең, киресенчә, үсүе күзәтелә, - дип аңлаткан Максим Топилин.


Бу - предприятиеләрнең яңа шартларга, ниһаять, күнегүе һәм бу өлкәдә тотрыклылык урнашу турында сөйли.


Татарстанга килгәндә исә, хәтерләсәгез, 2015 елда республикада бер кешегә акчалата керем күләме 31,5 мең сум тәшкил иткән иде. Бу - 2014 ел белән чагыштырганда 5,5 процентка артыграк. Шулай да, ел дәвамында үскән инфляция нәтиҗәсендә халыкның реаль керемнәре 6,1 процентка кимегәнлеге билгеле.intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев